Раиф Гыйльмуллин: юрамалар арасында аерма

авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Гыйлмуллин Раиф Әнәс улы'''—авыл хуҗалыгы белгече. == Кыскача биографиясе == 1959 елның 16 сентябре...»
(аермасы юк)

4 апр 2021, 19:00 юрамасы

Гыйлмуллин Раиф Әнәс улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Кыскача биографиясе

1959 елның 16 сентябрендә Кенәбаш авылында туган. 1977 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм мәктәптә алган һөнәре буенча Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый.

1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән аерылгач ДОСААФның Балтач автоклубы каршында шоферлар хәзерләү курсын тәмамлый. 1980-1982 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый.

Колхозның инженер-технологы

1982 елда туган авылына кайтып Калинин исемендәге колхозның инженер-технологы, бригадиры, баш инженеры булып эшли. Читтән торып укып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.

Хуҗалык җитәкчесе булып 30 ел дәвамында хезмәте

1991 елда «Алга» колхозы әгъзалары Р.Гыйлмуллинны үз хуҗалыкларының рәисе итеп сайладылар. Аның киң колачлы авыл хуҗалыгы  җитәкчесе буларак мөмкинлекләре нәкъ менә шушы хуҗалыкка җитәкчелек итү чорында ачылды. Р.Гыйлмуллин җитәкчелегендә «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы районыбызның ышанычлы икътисадый нигезе булган, һәр тармактан продукция җитештерүне елдан-елга арттыра баручы алдынгы хуҗалыгы булып танылды. Ул хуҗалык үсешенең рерспектив юнәлешләрен алдан күрә һәм планлаштыра, хуҗалык әгъзаларын олы максатларга туплый һәм юнәлтә белә. Колхоз авылларының социаль-мәдәни проблемалары уңышлы хәл ителә, коллектив әгъзаларының яшәеш-көнкүреше турында кайгыртучанлык күрсәтелә. Хуҗалыкта даими төзелеш эшләре алып барыла.

Мактаулы исеме

Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Р.Ә.Гыйлмуллинга 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Чыганаклар:

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006