Борынгы төрки тел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Tolimbayli (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
Борынгы төрки телдән иң иртә (23 гасыр элек) [[огур телләре]] аерылганнар.
 
Иң борынгы төрки язу һәйкәлләре - VII гасырдагы [[Орхон әлифбасы]]. VII-XIII гасырлардагы борынгы төрки тел һәм аның диалектлары буенча иң тулы, объектив концепцияле һәм ышанычлы чыганак — “Древнетюркский словарь” (1969 елда урыс телендә дөнья күргән)<ref>https://ru.convdocs.org/docs/index-268947.html</ref>. Кызганычка каршы, Төркия галимнәре тарафыннан соңрак әлеге сүзлеккә һәм Мәхмүт Кашгарыйның “Дивану лөгатит-түрк” әсәренә нигезләнеп эшләнгән чыганакларда “юрганны үз өстенә тарту” кебек төгәлсезлек һәм гаделсезлек урын алган. Әйтик, Интернеттагы Türk Bitig сәхифәсендә <ref>https://www.turkbitig.com/eskiturkcesozluk.html</ref> борынгы сүзләр 1920 нче елларда (Кәмаль Ататөрек заманында) булдырылган латинча төрек теле имласын кулланып бирелгән. Нәтиҗәдә борынгы телгә хас булган, ләкин хәзерге заман төрек телендә бөтенләй булмаган берничә сузык һәм тартык авазның язылышы һәм әйтелеше “төрекчәләштерелеп” тәкъдим ителгән һәм шул заманнардагы объектив чынбарлыкны чагылдырмый. Дистәләгән төрки халыкның телләре “үги бала” хәлендә калдырылган. Шуңа күрә “Древнетюркский словарь” әлегә кулланырга лаеклы бердәнбер чыганак булып тора.
 
Борынгы төрки телне тикшерү берничә мәсьәләне күтәргән: [[ротацизм]] (р-тел) яки [[зетацизм]] (з-тел) беренчел булуы хакында сораулар.