Бәрәңге пәрәмәче: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Бәрәңге пәрәмәче Бәрәңге пәрәмәчен дә әче камырдан пешерәләр. Тик бу пәрәмәч итнекенә караган...» |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
== '''Бәрәңге пәрәмәче''' ==
Бәрәңге пәрәмәчен дә әче камырдан пешерәләр. Тик бу пәрәмәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.
=== Бәрәңге боламыгы әзерләү ===
Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.
=== Камыр әзерләү ===
Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгәрәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзерләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.
=== Башка вариант ===
Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңгегә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта табага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әйләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.
=== Рецепт: ===
Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,
== '''Эремчек пәрәмәче''' ==
Эремчек пәрәмәче дә әче камырдан ясала. Камырны 80—100 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, онлы куна өстендә түгәрәкләп әвәлиләр һәм майлаган калайга яки табага бер-берсеннән шактый ерак итеп тезәләр. Алар табада 20—30 минут кабарырга тиеш. Кабарып менгән түгәрәк камырларның уртасына агач тукмак яки чирек литрлы шешә төбе белән чокыр ясап, шунда алдан хәзерләп куелган эремчекне салалар.
=== Пәрәмәчкә эремчек хәзерләү. ===
=== Пешерү ===
Шулай хәзерләнгән эремчекне камыр өстенә бүлеп салгач, пычак кыры белән тигезләп чыгалар да өстен чи йомырка белән майлап, мичкә пешерергә куялар.
=== Рецепт ===
Бер пәрәмәчкә: 80-—100 грамм камыр, 30—40 грамм эремчек, 10 грамм шикәр, 10 грамм атланмай, чирек йомырка, ванилин, бик аз гына тоз алына,
== Чыганаклар ==
* ''[[Юныс Әхмәтҗанов]].'' Татар халык ашлары. К.; [[ТКН]], 1969 ел.
* Татар халык ашлары. [[Рус теле|Руcчадан]] Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -[[Казан]]:[[Татарстан китап нәшрияты]], [[1987 ел|1987]]
|