«Татар һәм башкорт мәдәни үзәге (Чиләбе)» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
'''Чиләбе өлкәсенең татар һәм башкорт үзәге''' — [[1988 елдаел]]да [[Чиләбе]] мәдәният фонды булышлыгы белән оештырылган өлкә җәмәгать оешмасы.
 
== Тарихы ==
Советлар Союзында узган гасырның 80 елларында башланган демократик үзгәртеп корулар милли үзаң үсешенә тибеш бирә, милли-мәдәни үзәкләр барлыкка килә. Бу дулкында 1988 елның 3 апрелендә Шәйехзада Бабич исемендәге Чиләбе өлкәсе [[башкорт]] һәм [[татар]] әдәбияты китапханәсендә өлкәнең башкорт һәм татар милләтле кешеләре өчен өлкә мәдәни үзәген оештыру җыены үтә. Анда Магнитогорск, Троицк, Аргаяш, Коншак, Кәсле кала һәм районнарыннан, өлкәнең башка төбәкләреннән килгән вәкиллек катнаша.
 
Җыенда кискен һәм көнүзәк проблемалар, югалтылган кыйммәтләр турында сөйләү була. Троицкида революциягә кадәр [[татар телендәтеле]]ндә әдәби атналык нәшер ителгән була, Троицк һәм Аргаяш педучилищеларында милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнә, Коншак районында башкорт телендә атналык чыга, Бөек Ватан сугышына кадәр Чиләбедә башкорт һәм казакъ телләрендә гәзитләр чыга, профессиональ татар театры эшли, Чиләбе шәһәренең өч мәктәбендә укыту башкорт һәм татар телләрендә бара, анасына өч тапкыр мәйдан радиосында башкорт телендәге тапшырулар үтә.
 
Үзәкне булдыру башында ССРБ-ның атказанган тренеры Харис Йосыпов, ССРБ Язучылар берлеге ағзалары, шагирзар Рамазан Шәгалиев белән Сәлисә Гәрәева, язучы Рөстәм Вәлиев, композитор Рафаил Бакиров, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Урал Сафиуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшидә Сираҗиева, тарих фәннәре кандидаты Луиза Алмаева, юрист Рәхим Гайнуллин һәм башкалар тора.
 
== Чыганаклар ==
* [http://kurultay74.ru/326-kak-eto-bylo Как это было.]
* [http://chel-portal.ru/enc/centr_tatarskoy_i_bashkirskoy_kultury Центр татарской и башкирской культуры.]
 
[[Төркем:Чиләбе өлкәсе мәдәнияте]]