Шахмайның танылган шәхесләре (бүлүгә): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: « Шахмай авылы язучылары Шахмай турында а) Сүземне тормыш юлын гади төзүчедән башлап, Чал...»
(аермасы юк)

30 гый 2021, 19:39 юрамасы



Шахмай авылы язучылары Шахмай турында а) Сүземне тормыш юлын гади төзүчедән башлап, Чаллыдагы «Ак Барс» мебель фабрикасының генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән, 2001 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы Нәкыйп Галимовтан башласам ялгышмам (дөресе дә шул, авылыбыздан профессиональ язучы да чыккан). Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Яңа Чишмә районындагы Шахмай авылында 1954 елның 24 ноябрендә дөньяга килә ул. «Тылсымчы Табигать – Анабыз Адәм балаларына кемне дә булса шагыйрь итәсе килсә, аңа бар авырлыкларны өеп бирә, утка – суга кертә” - дип язды аның турында язучы Шаһинур Мостафин. Н.Галимов алты яшендә әнисез кала. Әрнү – сагыш шигырь булып ургыла. Нәкыйп Галимовның әтисе Наил абый гомере буе игенче - агроном булып эшләгән. Ул үтә ярдәмчел, олы җанлы кеше булган. Әтисенең васыяте булып шагыйрь күңелендә 1984 елда мондый юллар туа: Намус белән, тырыш хезмәт белән Нәселебезне данлап яшәгез... Дәреслекне кыйбла итегез дә, Яшен булып җирдә яшьнәгез.

 Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларыннан кайткан егет 1975 елның маенда Чаллы шәһәренә юл тота һәм шофер булып эшли башлый. Соңрак ул күзәнәкле бетон заводына эшкә керә һәм хаклы рәвештә үзен төзүче дип саный. “Йортлар арткан саен, шатлык арта” шигырендә ул үзенең бу һөнәре белән чиксез горурлануын белдерә.

Йортлар арткан саен – шатлык арта, Шәһәр яшәргәнгә яшәрәм.

Борчу-кайгыларым онытыла,

«Син – Бәхетем!» - диеп дәшәләм…

                            ( “Йортлар арткан саен, шатлык арта”)
    Һәркем өчен туган ягы кадерле. Нәкыйп тә үзенең авылын сагына, аңа ашкынып кайта.

Офыкларга карыйм сине сагынып, Кызарып ла кояш батканда. Яшьлегемә кайткан сыман булам, Туган авылым, сиңа кайтканда.

                                 ( “Туган авылыма”)
      Нәкыйп Галимовта кешеләрне ярата белү таланты бик нык сизелә. Үзенең Туган ягына, якташларын ул “Сезгә табынам” дигән шигырен багышлаган.

Урак урыр вакыт тагын җитте- Җилләр бөрки арыш исләрен. Үз хуҗасын көткән басуларга Мин хисләнеп карыйм кичләрен.

                               ( “Сезгә табынам”)
   Газиз әтисенә, якыннарына, җан дусларына, остазларына, классташларына, авылда калган яшьтәшләренә багышланган шигырьләре гамьле – гыйбрәтле Нәкыйп авылдашыбызның. Аларның һәркайсысының үз тарихы, үз моңы бар... Әйтик, шулар арасыннан авылда калган классташларына ул болай дип мөрәҗәгать итә.

Безнең дәвер дәлилләре булып, Сез калдыгыз туган төбәктә... “Киттеләр дә - югалдылар...” – диеп, Ачу йөртмәгез сез йөрәктә. Язмышыбыз шулдыр... Кошларны да Сәер көчләр читкә тарталар. Тик яз саен, авыр юллар узып, Туган якларына кайталар. Без дә шулай бер кайтырбыз әле – Туган туфрак тартыр үзенә... ...Ачу тотып кире бормассыз бит? – Әйтегезче карап күземә...

  Яшәү дигән көрәш мәйданында кыенлыкларны гел җиңәргә омтылуы, куйган максатына тугрылыгы Нәкыйпне чыныктырган, көчле рухлы, иманлы шәхес итеп тәрбияләгән. Туган авылында мәчет төзүдә (ул 1994 елның 15 нче сентябрендә ачылды ) башлап йөрүчеләрнең берсе булган әлеге тынгысыз затның дөньялыкта кылган гамәлләре изге,  әйтер сүзләре хак.  
    Авылда туып-үсеп, читтә йөргән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп калган таныш чишмәсен күз алдына китерә. Ә Нәкыйп Галимов- авылыбызда үзе чишмә төзеткән кеше. Исемен әтисе хөрмәтенә “Наил бабай чишмәсе”дип атадылар. 2004 елның 28 маенда авылыбызда “Чишмә бәйрәме” үткәрелде. Чишмә ачу тантанасына бик күп кунаклар, шул исәптән, шагыйрьләр  Илдар Юзеев һәм Шәмсия Җиһангировалар да килделәр (чишмә ачу тантанасыннан төшерелгән күренеш Зәйнәп апа Хәбибуллинаның китап тышлыгына куелды).  

Барча дусларыңны җыеп,безгә- Бәйрәм ясарга, дип, кайткансың. Синнән мирас – пар чишмәләр кала, Бу – зур бәхет үзе, якташым!.. – дип, Зәкия апа Гарифуллина Н. Галимовка аылдашларының хөрмәтен җиткерде.

     Хәзерге вакытта бу чишмә  буе - яшьләрнең, барлык авыл халкының яратып җыела торган урыны.  Монда төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелә.
    Төзүче – шагыйрнең садә - самими хисләре, гаҗәеп җыр – моң булып, меңнәр күңеленә күчә бара. Бу – Нәкыйпнең  Олы бәхете, Куанычы, Горурлыгы. 

Хыялларым чынга ашырырга Булыш миңа, Яшьлек, ихластан... Көч алырмын Туган туфрагымнан - Күңелем аңа бик нык тоташкан. Көч алырмын, Яңа Чишмәм, Синнән - Пайтәхете безнең төбәкнең - Яшьлек дәртен, яшьлек кайнарлыгын Суытмаска безне өйрәттең... ...Китмә, яшьлек! Яшә, Туган як!

                       («...Китмә, яшьлек! Яшә, Туган як!»)
        Шигырь җанлы авылдашыбыз  ике китап авторы: «Язмышыма ышанам», «Җырчы чишмәләр». Аның күп кенә шигырьләре  композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынды: «Көтәсеңдер,һаман, әнкәй..» », «Мәк чәчкәсе», «Парлы чишмә» һ.б. Соңгы вакытта Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган “Дусларымнан гына аерма”, “Бүләк итәм күңелем җылысын” дигән җыр кассеталары, компакт – дисклар тамашачыларга көтеп алынган кадерле бүләкләр булып килеп иреште. 

Мин - Шахмайның гади бер малае, Шул авылда уйнап үскәнмен. Сусаганда, ятып, чишмәсеннән, Рәхәтләнеп, суын эчкәнмен. Мин - Шахмайның гади бер малае, Болыннарда печән өйгәнмен. Авылымда үскән нечкә билле, Тыйнак бер гүзәлне сөйгәнмен. Мин - Шахмайнын гади бер малае, Кырларында иген иккәнмен… Кульяулыгым болгап, саубуллашып, Солдатка да шуннан киткәнмен. Тыңла, авылым, тыңла бу җырымны - Синең өчен генә җырлыймын. ...Онытма Син гади малаеңны, Мин бит Сине бик еш уйлыймын...

                              («Мин - Шахмайның гади бер малае») 
  б) «Мин  яшьтән үк шигърияткә гашыйк идем. Матур итеп шигырьләр укырга ярата идем. Кем белә, язмыш миңа мөмкинлекләр биреп, югарырак укый алган булсам , кем белә... Ә бит минем институтта читтән торып уку – иң зур хыялым иде. Юк шул, язмыш безгә икенче төрлене әзерләгән булган ,“ – дип  сөйли Зәкия апа Гарифуллина үзенең әдәбиятка тартылуы хакында.
        Гарифуллина Зәкия Лотфулла кызы  1937 елның 5 августында Яңа Чишмә районы Шахмай авылында 4 нче бала булып дөньяга килгән. Ул үзе бу турыда:
            36 нчы елгы ачлыктан соң
             Без туганда һични булмаган,
             “Ачлык” дигән ачы сынау белән
             Туганда ук язмыш сынаган, -дип язды.
      Әтисе – Лотфулла абый гади колхозчы була. Сугыш елларында аңа Суслангер лагерында булырга туры килә. Анда кешеләрне авыр физик  эш, ачлык белән җәфалаганнар.  Лотфулла абый өенә бик йончып, сәламәтлеген югалтып кайта. Бик уңган була ул. Кайтуга эшкә тотына: иске чиләкләр төпли, киез итекләр ямый, пычаклар ясый.   Әнисе – Миңнехәят апа да бик акыллы була, колхозда эшли, соңыннан оныклар карау белән шөгыльләнә. 

Үзәкләргә үткән ачлыктан, терлек кебек, бар үләнне авыз итеп, үҗәтләнә - үҗәтләнә үскән сугыш чоры балалары булган алар.

             Без бит еллар буе ипи валчыгы да күрми
              Үлемгә үч итеп үлмәгән,
              Авыр булган саен әрсезләнә барып,
              Язмыш сынавында чиләнгән, - дип язган Зәкия апа сугышның иң аяусыз вакытында – 1944 елда 1 сыйныфка укырга килә.                        Соңыннан авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый. Укуга булган дәрте аны Чистай каласына дәшә. Авыр еллар булуга карамастан, ул монда 10 -сыйныфны тәмамлый.
                                         Сабыйларга ул чак уен түгел
                                         Икмәк керә иде  төшләргә... – ди ул.
     Укуын тәмамлагач, башта колхозда, аннан соң авыл кибетендә сатучы булып эшли Зәкия апа, күп тапкырлар Мактау грамоталары, “Социалистик 

ярыш алдынгысы” медале белән бүләкләнә, “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” исеме ала.

      Кеше олыгайган саен аның бала чагы, яшьлек еллары хәтеренә күбрәк төшә. Балачак никадәр авыр булса да, кеше барыбер аны сагынып искә ала. Яшьлек дусларын сагына, олыгайган саен хатирәләре яңара , чөнки кеше  шул хатирәләр белән генә яши башлый. Зәкия апа да  шул  хисләрне, илһам килгәндә,  шигырь юллары итеп чыгарырга тырыша.

Әй Шахмаем, минем Шахмаем Матур синең кызыл ярларың , Чишмәләрең чыга ярлардан. Бездәгедәй тәмле суларны Табалмассың башка һичкайдан.

  “ Минем шигырьләремдә күбрәк минем балачагым. Балачагым хатирәсе булып калган туган авылымның ул вакыттагы матур табигате, челтерәп аккан чишмәләре, тын гына аккан чип – чиста инешләре, шунда күлмәк итәкләре белән балык тотулар, комган – самовар ачулар. Ямь – яшел бәбкә үләннәре белән капланган тугайлар, шунда бишташ уйнаулар. Яшел чирәм белән капланган авыл урамнары, яңгырдан соң ыштан балакларын сызганып, урам буйлап чабулар, кырга чыгып кузгалак, кырлык, көнбагыш сабаклары ашауларыбыз, бакча буйларыннан кычыткан җыюлар, ягар өчен елга буйларыннан кура җыюлар -  болар барысы да ул вакыттагы меңнәрчә балаларныкы кебек ачы язмышлы балачагым минем. ”, - дип искә ала ул. - Бу гыйбрәтле язмышларны, ачы сабакларны кешелек дөньясы онытырга тиеш түгел. Ул кешеләргә үткән белән хәзергене чагыштырып, ялгышлардан саклану өчен, яшь буынга,үткәннәргә күз салып, хәзергенең кадерен белү өчен кирәк. Мин үземнең шигырьләремдә шушыларны яшь буынга җиткерәсем килә. Аларга тәрбияви яктан үземнең аз гына булса да өлешемне кертә алсам, мин бик шат булыр идем”. 

Чишмә дигән гүзәл елганың Иң мәһабәт матур җирендә, Тал-тирәкләр белән кочышып, Яңа Чишмәм минем күренә. Тугайлардан борма - борма ага Чишмәләрнең көмеш сулары. Гашыйк итәр бик күп егетне Чишмәләрнең матур кызлары.

                      (“Яңа Чишмә”)

Туган як, туган җир, туган тел – кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләрдер. Туган җирнең бөтен яме – үз ана телеңдә рәхәтләнеп сөйләшә алудадыр. Кеше иң беренче үз телен белергә тиеш. Әгәр син ана телеңне дә, милли мәдәниятеңне дә белмисең икән, синең татар булып исәпләнүеңнең нигә кирәге бар. Үз телләрен санга сукмыйча, манкорт булып йөрүче яшьләр бик кызганыч. Аларны туган телләреннән мәхрүм итеп үстерүче ата-ананың зур гаебе бит бу. Туган телем минем – татар теле, Безнең өчен мәңге син изге. Син бит – безнең рухи хәзинәбез, Милләтнең асылы һәм йөзе.

                   (“Туган тел”)
    “Язмыш миңа бик авыр, иңнәр күтәрмәслек хәсрәт - сынауларны әзерләп куйган булган шул. Аларның   авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлый инде. Ләкин нишләмәк кирәк, язмышлардан узмыш юк дигәннәр, Аллаһтан сабырлык һәм түземлек сорыйм, сабырлыкларның әҗерен бирсен димен”, - дип Зәкия апа балаларына , ил – көнгә тынычлык, бәхет, шатлыклар гына тели. 
     “Авылыбызда каләм тибрәтүче балалар  күп. Телевизордан сугыш, үтереш, әхлактан ерак булган тапшыруларны гел күрсәтеп торуларына карамастан,  яшьләрнең шигърияткә тартылуы күңелгә җылылык өсти, димәк, әле алмаш үсеп килә, шигъриятне үстерүчеләр  булыр”, -  дип өметләнә Зәкия апа. 
    Картлык көзендә булса да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алды ул. Олы яшьтә булуына карамастан,  яшьлек хыялын тормышка ашырды. Ә бу – кеше өчен  зур бәхет. “Бусы минем өчен бик тә әһәмиятле, чөнки  инде хезмәт юлына нокта куйган кешегә иң кирәге, иң саваплысы – дин юлына басу. Алган белемнәр белән гамәл кылырга язсын. Әмин.” – ди ул, сөенеп. Кайгыны бүлешеп, шатлыкны өләшеп, иҗат диңгезендә   күп еллар колач салып йөзәргә насыйп булсын иде аңа. 
                                  

в) Шахмайда яшәп иҗат итүче, районыбызның күренекле шагыйрәсе дип сөйлиләр Зәйнәп апа Хәбибуллина турында. Ул 1932 елның 29 гыйнварында дөньяга килә.

Кыш көнендә тудым, гыйнвар  аеның
        Буран яуган соңгы кичендә.
        Ап—ак карлар, котырынган буран
       Якын миңа шуның өчен дә.
                                     («Тормыш юлым»)

Әкиятләрдә булмасынмы, яисә чын тормыштамы - балачактан ятимлек ачысын татыган, кечкенәдән авыр эшләрдә үз көчен сынарга мәҗбүр булган, үги ана белән яшәгән бала - моңлы күзле, аз сүзле, кешеләр белән аралашучан булып күңелләргә сеңгән... Әйе, шулай уйлау безнең гадәткә кергән. Ә Зәйнәп апа гомер юлында нинди генә авырлыклар күрсә дә, һәрнәрсәдән тәм табып яшәүче, тынгысыз җанлы, һәркем белән бик җиңел аралашучан, сөйләшүчән, ачык күңелле кеше булып кала белгән. Аның 70 еллык юбилее мәктәбебездә зурлап үткәрелде, шигырьләреннән “Моң чишмәсе түгелгәндә...” дигән исем астында кулъязма китап әзерләнде. Соңрак, шул ук исемдә Зәйнәп апаның беренче китабы чыкты. Ул көннәрдә районның шигырь сөюче халкы, шушы китапны укып, рухи ләззәт алды: гап-гади авыл кызы, ятимлек ачыларын, сугыш дәһшәтен кичергән, гомере авыр физик хезмәт белән үткән, тәрбияле балалар үстергән, шулар өстенә күңеле шигърияткә тартылган, берсеннән-берсе матур шигъри тәлгәшләр тудырган. Дөньяны күңел күзе белән күреп, үзе өчен генә түгел, ә бөтен авылдашлары өчен матур шигырьләр һәм бәетләр дә язды ул. Зәйнәп апа үз иҗатында туган авылына,табигатькә дан җырлады. Авылымның, гөлбакчадай, Телим чәчәк атасын. Килә шигырьләргә кертеп, Җырларда җырлатасым. . Сине зур матур калага Алыштырмам, Шахмаем. Күктәге җылы кояшым, Җирдәге якты аем, - дип язды ул “Җирдәге якты аем”исемле шигырендә. Зәйнәп апа вафат булса да исеме халык күңелендә мәңге калыр. Табигатьнең чиксез матурлыгын Шигырьләрендә ул бизәгән. Ак кышларда тугангадыр, ахры, Бураннарын якын итәлгән. Язларында чишмә тавышы белән Тыңлаган ул кошлар сайравын. Ямьле җәйләр баса алган аның Йөрәгендәге авыр ярасын. Язлар җиткәч, сагынган ул көзне, Көзләрендә – салкын кышларны. Кышның бураннары дулаганда, Уйлаган ул ямьле җәйләрне, - дип язды аңа багышлап, Тубылгы Тау авылыннан Мәрьям Әбдрәфыйкова, Әйе,Зәйнәп апа туган ягыбызның һәр фасылын шигырьгә кертергә тырышты,үзенә генә хас сурәтләү чаралары,чагыштырулар кулланды. Кыш бизәкләр ясый тәрәзәгә, Әйтерсең лә бөек рәссам. Кара урман шаулап тора кебек Кышкы тәрәзәгә карасаң. Киң яфраклы абагалар үскән, Күккә ашкан кебек наратлар. Шул урманга кереп бара сыман Чаналарга җиккән пар атлар . Бер тәрәздә иген күкрәп үскән, Солы белән тары башлары. Бер тәрәздә күккә ашкан кебек Кыш ясаган кыя ташлары. Суык булган саен яңа бизәк, Гаҗәпләргә калам карасам. Кыш бизәкләр ясый тәрәзәгә, Әйтерсең лә бөек рәссам.

                                    (“Әйтерсең лә бөек рәссам”)

Җәйнең матурлыгы-яшеллектә, Ак каенда , бөдрә талларда. Офыкларга баткан кояшында, Кош сайраган чыклы таңнарда.

                             (“Җәй”)
                   

Тизрәк кайт, дип әйтә сыман миңа Читкә китсәм бөдрә каеннар. Мин сагынган кебек аларның да Сагынырга гүя җаны бар.

                                           (“Каен шавы”) 

Кыш та түгел, җылы җәй дә түгел, Җир өстенә килде алтын көз. Бар агачлар яфракларын койды, Җир өсләре гуя алтын төс.

                      (“Көз”)

Табигатьнең гүзәллеге аны илһамландыра, табигатькә булган хәзерге караш әрнергә мәҗбүр итә. Сагынып кайттым авылым инешләрен, Таныр микән мине үзәннәр. Чишмәләрем каршы алмый мине – Йөргән сукмакларым үзгәргән. Болыннарда таныш чәчәкләр юк, Суда йөзми казлар, үрдәкләр. Камыш, таллар үсми яр буенда – Табигатьме әллә үзгәргән?! Яр буенда таллар, камыш үсми, Тау битендә әрем, кылганнар. Табигатьнең безне сынавымы, Әллә табигатьме сынала?

                                  (“Табигатьме әллә үзгәргән?!”)

Кеше китә, җыры кала диләр, Шигырьләрем калсын минем дә. Изгелеккә генә өндәп тора Фәрештәләр ике иңемдә. Хәрефләрне сайлап, сүзләр язам, Сүзләремнән төзим җөмләләр. Күңелдәге изге хисләремне, Шигырь итеп, сезгә җибәрәм. Бу юллар инде бакый дөньяга күчкән, шулай булса да һаман да укучы күңелендә яшәгән Зәйнәп апа Хәбибуллинаның икенче – “Гөлләр сибеп киттең...”дигән китабына эпиграф булып тора. Чыннан да, шигърияткә гашыйк тынгысыз шагыйрәбез тормышта үзеннән якты эз, изге мирас калдырды.

г) Резидә Халәф кызы Абдуллина - шулай ук Шахмай кызы. 1970 елның 22 апрелендә гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Шахмайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясында белем ала, китапханәче булып эшли башлый. Шигырьләр һәм хикәяләр яза. 2006 нчы елда “Зәңгәр кыңгыраулар” исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы басылды. Шахмаем, сиңа киләмен, Үз балаң мин дә. Нык басып йөрим җиреңә, Мин туган синдә! Тыкрыкларың, урамнарың Бала чактан беләм. Капка төпләреңдә синең Хәтфәдәй яшел келәм. Кабат, кабат сиңа киләм, Синдә бит туган оям. Бары Шахмаемда гына Үземне бәхетле тоям.

                         («Шахмаем»)

Әниемнең «Зәңгәр кыңгыраулар» шигырендә бабасына мәдхия җырлана: Җилләрдә тибрәлә Зәңгәр кыңгыраулар. Урман чәчәкләре җыям, Күңелдә сораулар, сораулар... Кыңгыраулар хәтерләтә, Канәфия бабамны. Зәңгәр чәчәкләр үскән Урмандагы аланны. Печән өсләрендә кыңгыраулар, Пешкән җиләкләре кесәмдә. Бабам әйткән сүзләр онытылмый, Дулкынланам искә төшкәндә. “Мин булмамын, кызым, Катлаулы бу тормыш. Ничек тә бәхетле Булырга син тырыш”. ..

Кулланылган әдәбият. 1. Зәкия Гарифуллина.Узганнарның ерак кайтавазы.Казан,”Школа”,2007 ел.-210 бит. 2. Зәкия Гарифуллина.Якын күргәннәргә ядкәрем.Казан.”Школа”,2010 ел.-383 бит. 3. Коллектив җыентык.Яңа Чишмәм тамчылары.Түбән Кама.”Гүзәл”нәшрияты,2002 ел, -281 бит. 4. Кулъязма альбомнар, китаплар. 5. Нәкыйп Галимов. Язмышыма ышанам. Казан,1998 ел.-159 бит. 6. Нәкыйп Галимов.Җырчы чишмәләр.Казан,”Матбугат йорты”нәшрияты,2004 ел,-191 бит. 7. Наилә Ситдыйкова.Моңнар белән киләм.Казан,2007 ел,-52 бит. 8. Резидә Абдуллина.Зәңгәр кыңгыраулар.Казан.Школа.2006 ел,-100 бит. 9.“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы. 23 гыйнвар 2002 ел. 10. “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.15 март 2006 ел. №23 (5658) – 2 бит. Моң чишмәсе түгелгәндә. 10. Зәйнәп апаның шәхси архивы.