Люция Хәсәнова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Timlesj (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
Люция Хәсәнова Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадаларында да эшли. Ул татар җырын яратуы, милли репертуарны белүе һәм югары культуралы башкаруы белән башкалардан аерылып тора, борынгы халык җырларын да, татар-рус композиторлары әсәрләрен дә яратып башкара. Татар композиторларының вокаль-җыр иҗатын актив пропагандалаучыларның берсе дә әле ул. [[Татар профессиональ музыкасы|Татар музыкасына]] нигез салучы [[Салих Сәйдәшев|С.Сәйдәшев]], Ф.Яруллин, [[Нәҗип Җиһанов|Н.Җиһанов]], [[Җәүдәт Фәйзи|Җ.Фәйзи]] җырлары һәм романслары җырчының репертуарында зур урын алып тора.
 
Л.Хәсәнова [[Татарстан Республикасы композиторлар берлеге|Татарстан Композиторлар берлеге]] пленум һәм съездларының концертларында һәрдаим катнашып килә: Рәсәй Композиторлар берлегенең [[Омски]]да узган күчмә съездында, Мәскәүдәге пленум концертларында, [[Йошкар-Ола]], Уфа, [[Чабаксар]]да уздырылган Идел-Урал композиторларының регионара фестивалендә.
Хәзер Люция ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә вокал дәресләре бирә. Ул инде бик күп җырчылар әзерләп чыгарды.