Ринат Нуруллин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
→Китаплары библиографиясе: Удалены ссылки на не действующие сайты. Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү |
→Тормыш юлы: Төзәтмәләр кертелде. Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү |
||
Юл номеры - 27:
[[1954 ел]]ның [[20 август]]ында [[Татарстан Республикасы]]ның [[Балык Бистәсе районы]] [[Зур Мәшләк]] авылында дөньяга килә. [[1961 ел]]да ул [[Зур Мәшләк]] авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. [[1962 ел]]да аларның гаиләсе [[Иркутск өлкәсе]]нә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). [[1965 ел]]да Нуруллиннар гаиләсе [[Котлы Бөкәш]] авылына кайтып урнаша. [[1967 ел]]да Ринат «[[Артек]]» пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. [[1971 ел]]да Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш «Сельхозтехника» бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. [[1972]]-[[1977 ел]]ларда [[Казан авыл хуҗалыгы институты]]ның механика факультетында белем ала. [[1977 ел]]дан алып [[1982 ел]]га кадәр «Сельхозтехника» дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма [[1978]]-[[1979 ел]]ларда Байкал арты хәрби округында (Песчанка, [[Кяхта]] һәм [[Сретенск]] торак пунктларында урнашкан хәрби частьләрдә) [[танк]]ист булып хезмәт итә. Соңрак Татарстан [[Мелиорация]] hәм су хуҗалыгы министрлыгында ([[1982]]-[[1985 ел]]ларда), СССР фәннәр академиясенең [[Казан физика-техника институты]]нда ([[1985]]-[[1987 ел]]ларда), [[Казан химия-технология институты]]нда ([[1988]]-[[1990 ел]]ларда) инженерлык белгечлеге юнәлешендә эшли.
[[1991 ел]]да Казан дәүләт [[авыл хуҗалыгы]] академиясенә (хәзерге исеме — [[Казан дәүләт аграр университеты]]) укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. [[1994 ел]]да Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, [[1999 ел]]да кандидатлык диссертациясе яклый. ([[2002]]-[[2005 ел]]ларда) Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәннән соң
== Әдәби иҗаты ==
|