Сарай-Бату: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 1:
'''Сарай-Бату''' (яки ''Сарай әл-Мәхрус'' ([[Гарәп теле|гарәпчә]]дән — Алла тарафыннан саклана дигән сүз), шулай ук ''Иске Сарай'' яки ''Сарай'' гына дип тә йөртәләр) — [[Алтын Урда]]ның беренче башкаласы, XIII йөзнең урталарында төзелә. [[Үзбәк хан]] заманында мәркәзне [[Сарай-Бәркә]]гә күчерәләр.
 
Сарай-Бату [[Идел]]нең сул янсуы [[Актүбә елгасы|Актүбә]]нең сулъяк ярында, [[Әстерхан]]нан 180 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны [[Явыз Иван]] малае [[Федор патша]]ның әмере белән [[1587 ел]]ны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар—диварлары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнәларыбашнялары искиткеч биек, башка төрле биналар шактый зур килеп чыккан.
 
XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында:{{цитата|автыpавтор=|Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты}}—дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши—XIV йөз ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-имин кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә тарих сәхнәсеннән төшеп кала.
 
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 км² мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. [[Урта гасырлар]]дагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш ЯурупaдаЕвропада гына түгел, Көнбатышында да булмый.
 
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар.