Норлат районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 274:
[[Файл:Норлат музее.jpg|180px|thumb|right|Норлат шәһәре мәдәният сарае һәм [[Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее|Шәһәр музее]]]]
[[Файл:Күлбай Мораса музее.jpg|180px|thumb|right|[[Күлбай Мораса]]да [[Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)|Габдулла Кариев музее]]]]
Норлат районы мәгариф системасында 46 гомуми белем бирү мәктәбе һәм аларның 3 филиалы, 32 балалар гомуми белем бирү учреждениесе, коррекцион гомуми белем бирү интернат-мәктәбе, [[Норлат аграр техникумы]], балалар иҗаты үзәге һәм музыка мәктәбе эшли. Мәктәпкәчә белем бирү системасы 29 учреждениене үз эченә ала, аларның икесе — [[Чуаш теле|чуаш телендә]] укыту, барлык шәһәр бакчаларында өч яшьтән [[Инглиз теле|инглиз телен]] өйрәнәләр<ref>{{Cite web|url=https://invest.tatarstan.ru/ru/about/municipal_potencial/nurlatskiy-rayon/|title=Потенциал муниципалитетов|website=invest.tatarstan.ru|accessdate=2020-12-18}}</ref><ref>{{Cite web|lang=ru|url=https://nurlat.tatarstan.ru/istoriya-rayona.htm|title=История района|website=Нурлатский муниципальный район|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
 
Дәвалау һәм профилактика системасы район үзәк хастаханәсен, 5 табиб амбулаториясен, участок хастаханәсен, 51 фельдшер-акушерлык пунктын һәм [[«Нурлы» санаторий-профилакторие|«Нурлы» санаторий-профилакториен]] берләштерә. Спорт өлкәсе 256 корылманы үз эченә ала. Мәдәният системасында 50 авыл мәдәният йорты һәм клуб, 48 китапханә, 2 татар халык театры эшли, 10 коллектив [[«Үзешчән халык коллективы» исеме|«Үзешчән халык коллективы» исеменә]] ия (мәсәлән, «Ветеран» хоры, «Чишмә» чуаш җыры ансамбле һәм башкалар)<ref>{{Cite web|lang=ru|url=https://nurlat.tatarstan.ru/istoriya-rayona.htm|title=История района|website=Нурлатский муниципальный район|accessdate=2020-12-18}}</ref><ref>{{Cite web|url=https://tatcenter.ru/district/nurlatskij-rajon/|title=Нурлатский район — Татцентр.ру|website=Татцентр|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
 
Районда өч музей эшли: [[Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее|Кама аръягы һәм Норлат шәһәре тарихы музее]] (Норлатта)<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/news/novosti/regionalnyy-muzey-nurlata-provodit-onlayn-znakomstvo-s-fondami|title=Региональный музей Нурлата проводит онлайн-знакомство с фондами|author=Маргарита Литта|website=Нурлат-⁠информ|date=2020-04-03|accessdate=2020-12-18}}</ref>, Татар һөнәри театрына нигез салучы [[Габдулла Кариев]] [[Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)|музее]] — [[Татарстан Республикасының милли музее|Татарстан Республикасы дәүләт тарих музее]] филиалы (Күлбай Мораса авылында)<ref>{{Cite web|lang=ru|url=https://realnoevremya.ru/articles/65628-farid-miftahov-rasskazal-o-gabdulle-karieve|title=Фарид Мифтахов рассказал о Габдулле Кариеве — Реальное время|author=|website=realnoevremya.ru|date=21 мая 2017|publisher=|accessdate=2020-11-30}}</ref>, 2020 елда Кычытканлы мәктәбендә ачылган [[Тәлгать Галиуллин]] [[Тәлгать Галиуллин исемендәге музей|исемендәге музей]]<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/news/novosti/v-nurlatskom-rayone-novyy-muzey|title=В Нурлатском районе новый музей|author=Гульназ Хасаншина|website=Нурлат-⁠информ|date=2020-02-21|accessdate=2020-11-30}}</ref>.
 
[[«Дуслык» гәҗите|«Дуслык»]] («Дружба», «Туслах») җирле гәҗите татар, рус һәм чуаш телләрендә нәшер ителә<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/news/novosti/88-let-s-druzhboy|title=88 лет с «Дружбой»|author=Айгуль Сергеева|website=Нурлат-⁠информ|date=2019-07-05|accessdate=2020-12-18}}</ref>. [[«Норлат» телерадиокомпаниясе]] ике телдә эшли ([[Татмедиа|«Татмедиа»]] филиалы)<ref>{{Cite web|lang=ru-RU|url=http://nurlat-tat.ru/news/novosti/programmy-nurlat-tv-mozhno-uvidet-v-vk-i-instagrame|title=Программы "Нурлат ТВ" можно увидеть в "ВК" и "INSTAGRAMe"|author=admin|website=Нурлат-⁠информ|date=2020-04-21|accessdate=2020-12-18}}</ref>.
 
== Истәлекле урыннар ==