Ижора теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
 
Юл номеры - 13:
Хәзерге вакытта Ленинград өлкәсенең [[Кингисепп районы]]нда ижор телендә сөйләшәләр. Элегрәк ул Ломоносов һәм Гатча районнарында да таралган була.
 
1732 елда Игерманландиянең яңа кушылган җирләрендә патша хакимияте 14,5 мең "ижорян" кешесен исәпләгән, шул ук вакытта гомуми сандасанга [[Водьлар|водь халкы]] да кергән, П.И. Кеппен исәпләп чыгарганча, 1848 елда ижорлар 18 489 кеше булган (Санкт-Петербург губернасында 17 800 һәм Карелиядә 689). 1897 ел мәгълүматлары буенча, 13 725 кеше. 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорлылар саны 16 137 кеше, 1959 елгы халык санын алу буенча — 1062 кеше генә, аларның 369ы — тел йөртүче; 1970 елгы халык санын алу буенча 781 кеше, шуларның 208е туган телен ижор теле дип санаган; 1979 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә, 748 ижор теркәлгән, 1989 елгы халык санын алу вакытында 820 кеше ижор була, шуларның 302се ижор телен туган теле дип санаган. 2010 ел мәгълүматлары буенча, ижор теленә ия булу турында 123 кеше белдергән. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорларның уртача яше 65,8-70,5 яшь булган.
 
Ижорлылар, Ленинград өлкәсендә яшәүче аз санлы халык буларак, 2002 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлеге турында»2000 елның 24 мартындагы 255 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлегенә кертелгән.