Галош: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
|||
Юл номеры - 3:
Европалылар [[Көньяк Америка]] континентына аяк баскач, анда [[индеецлар]]ның су үткәрми торган тукымалардан аяк киемнәре кигәннәрен күргәннәр. Индеецларның балалары да эластик туплар белән уйнап йөргән. Җирле халык анда үсә торган [[гевея]] агачының согын алып (бездә [[нарат]] сагызы алган кебек), бу сокны эластик материалга – [[каучук]]ка әйләндергән икән. Ләкин каучуктан эшләнгән әйберләр эсседә эри, салкында уалучан сыйфатка ия, шуңа күрә бары тик 19нчы гасырның беренче яртысында гына – вулканизация процессы (каучукны [[күкерт]], корым белән җылыту) ачылганнан соң гына каучуктан [[резин]] эшли башлаганнар. Резиннан исә аяк киемнәре, ягъни галошлар эшләү киң җәелгән. Галошларны башта шәһәр байлары гына кигән, аннары бөтен шәһәр халкына таралган. Авылдагы хәлле крестьяннар [[итек]]кә галош киеп масайганнар. Соңрак, эчләренә җылы материя куеп калдырып, кышкы галошлар чыга башлаган.
Резина аяк киемнәре хәрби эштә дә киң кулланыла. Элегрәк [[АКШ]] хәрбиләре озын кунычлы резина ботинкалар, [[Бөек Ватан сугышы]] вакытында кыш көннәрендә кызылармеецлар киез итекләр өстеннән резина галошлар кигәннәр.
|