Көнчыгыш Пруссия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Русия → Россия, Пүлшә → Польша (3) using AWB
 
Юл номеры - 26:
|мәйдан= 36993.9 км²
|халык = 2490000 кеше
}}'''Көнчыгыш Пруссия''' ({{lang-de|Ostpreußen}}, {{lang-ru|Восточная Пруссия}}, {{lang-pl|Prusy Wschodnie}}, {{lang-lt|Rytų Prūsija}}) — элекке [[Пруссия]]нең һәм [[Алман империясе]]нең вилаяте. Әлеге вакытта [[Пүлшә|Польша]], [[Литва]] һәм [[РусияРоссия]] составында.
 
Тәү башта Көнчыгыш Пруссия территориясендә прусслар (балт кабиләсе) яшәгән. [[XIII гасыр]]да бу территорияне [[Тевтон ордены]] басып алган, исән калган прусслар әкренләп христиан диненә күчерелгәннәр. Алдагы гасырлар дәвамныда үткәрелгән алманлаштыру һәм колонизация сәясәте нәтиҗәсендә алманнар өстенлек итүче халыкка әйләнгән. [[1466 ел]]да, икенче Торн килешүеннән соң [[Пүлшә|Польша]] территорясе булып киткән. 1525 елда Польша вассалы сыйфатында Пруссия һерцоглыгы барлыкка килгән. 1657 елда ул бәйсезлеккә ирешкән, ә [[1701 ел]]да [[Пруссия кыйраллыгы]]ның өлеше булып киткән. [[1772 ел]]да Көнчыгыш Пруссия вилаяте оештырылган, 1829—1878 елларда Көнбатыш Пруссия белән ''Пруссия вилаяте''нә берләштерелгән. Версаль килешүеннән соң Көнчыгыш Пруссия Алманиянең экславы булып калган; шуның өстенә вилаятьнең бер өлеше ([[Клайпеда|Мемел]] шәһәре һәм аның әтрафлары) Литвага күчкән.
 
[[1945 ел]]да [[Потсдам конференциясе]]нең карары буенча Көнчыгыш Пруссиянең өчтән бер өлеше, шул исәптә аның башкаласы [[Көнигсберг]] [[Советлар Берлеге]] составына кергән, калган өлеше исә [[Пүлшә|Польша]] составына күчкән.
 
[[Төркем:Көнчыгыш Пруссия|*]]