Галимҗан Нигъмәти: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәл: clean up, replaced: Өфә → Уфа (3) using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәл: clean up, replaced: урыс → рус using AWB
Юл номеры - 36:
[[1926 ел]]ның ахырында Галимҗан Нигъмәти [[Казан]]га килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә. [[1928 ел|1928]]—[[1930 ел]]ларда [[Татарстан китап нәшрияты|Татар дәүләт нәшриятының]] баш мөхәррире булып эшли. Редакторлык хезмәте белән беррәттән, [[1929 ел]]дан башлап [[Көнчыгыш педагогия институты]]нда әдәбият укыта. [[1933 ел]]да ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә [[1934 ел]]дан профессор һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара. [[1930 ел|1930]]—[[1932 ел]]ларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, [[Яңалиф (журнал, 1930)|«Яңалиф» журналының]] редакторы да булып тора.
 
Бу елларда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан [[Мәҗит Гафури]], [[Гафур Коләхмәтов]], [[Дәрдемәнд]], [[Галимҗан Ибраһимов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кави Нәҗми]], [[Һади Такташ]], [[Әфзал Шамов]], [[Ибраһим Гази]], [[Гомәр Толымбай]] һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук [[Лев Толстой]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]] кебек урысрус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә [[Галимҗан Ибраһимов]] иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «[[Галимҗан Ибраһимов]] әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).
 
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында»гы [[1932 ел]]гы карары һәм совет язучыларының I Бөтенроссия съездыннан ([[1934 ел|1934]]) соң Галимҗан Нигъмәти, үзенең әдәби-эстетик карашларындагы һәм методологиясендәге элеккеге пролеткультчылык һәм вульгар социологизм элементларыннан арына барып, татар әдәбиятының үсеш процессларын тагы да тирәнрәк һәм нигезлерәк итеп анализлый башлый. «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» ([[1933 ел|1933]]), «Социалистик реконструкция чорында совет татар матур әдәбияты» ([[1934 ел|1934]]), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» ([[1934 ел|1934]]), «Шәриф Камал — драматург» ([[1934 ел|1934]]), «Татар совет драматургиясенең үсеше» ([[1935 ел|1935]]), «Һади Такташ» ([[1936 ел|1936]]) һәм, ниһаять, [[Габдулла Тукай]] иҗатына багышланган «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» ([[1936 ел|1936]]) исемле хезмәтләр Галимҗан Нигъмәтинең, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе буларак, карашларында марксистик-ленинчыл тарихилык концепцияләренең торган саен ныгый һәм ачыклана баруын күрсәтә.