Марина Цветаева: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР (8) using AWB
Юл номеры - 45:
== Мөһаҗирлектә ==
==== Берлин ====
[[1922 ел]]ның 15 маенда [[Берлин]]га килеп җитә. Берлинда ул вакытта әдәби мохиттә җанлылык хөкем сөрә, күп кенә рус нәшриятлары эшли. Мөһаҗир язучылар гына түгел, [[Алмания]] белән [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|Совет Русиясе]] арасында дустанә мөнәсәбәт булудан файдаланып, күп кенә совет язучылары да Берлинга килә: А. Ремизов, [[Максим Горький|М. Горький]], А. Толстой, Н. Крандиевская, В. Ходасевич, Н. Берберова. Берлинда М. Цветаева [[Сергей Есенин]], Андрей Белый белән очраша. [[Илья Эренбург]] М. Цветаевага рус пансионына урнашырга ярдәм итә. Ире Сергей Эфрон да [[Праһа]]дан Берлинга килә. Берлинда ике ай ярым яшәгән вакытта шагыйрә 20 шигырь яза.

==== Праһа ====
Юл номеры - 53:
==== Франция ====
[[1925 ел]]ның 1 ноябрендә, Чехиядәге авыр тормыштан гаҗиз булып, балалары белән [[Париж]]га күченеп килә. Франциядә Марина Цветаева 13 елдан артык яши: беренче айларда [[Париж]]да, [[1926 ел]]да Вандея һәм Бельвюда, [[1926]]-[[1932 ел]]ларда Медонада, [[1932]]-[[1934 ел]]ларда [[Кламар]]да, [[1934]]-[[1938 ел]]ларда Ванвта, [[1938]]-[[1939 ел]]ларда Парижда (''«Иннова» кунакханәсендә''). Һәр җәйдә балалары белән диңгезгә бара. Әдәби уку кичәләре үткәрү өчен [[Париж]]дан [[1926 ел]]да [[Лондон]]га, [[1929]], [[1932]], [[1936 ел]]ларда Брюссельгә барып килә.

[[Франция]]дә Марина Цветаева, шагыйрә буларак, тиз танылу ала. [[1926 ел]]ның 6 февралендә Парижда беренче әдәби кичәсе уза. Әлеге кичә шагыйрәгә дан-шөһрәт, шул ук вакытта көчле көндәшлекне сизгән мөһаҗир язучылар тарафыннан көнчелек тә алып килә. Марина Цветаева Парижда мөһаҗир язучыларның бернинди берлекләренә дә кушылмый. Чагыштырмача мөстәкыйль, ирекле булып кала. Хәтта тәнкыйть мәкаләләре язып, аңлы рәвештә, үзенә ошамаган мөһаҗир язучылар белән туры конфликтка да керә. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|Советлар Русиясендә]] калган язучы-шагыйрьләр белән элемтәсен өзми (мәсәлән, «кызыл шагыйрь» [[Владимир Маяковский|Маяковский]] шигырьләрен [[француз теле|французчага]] тәрҗемә итә, аның үлеменә багышлап реквием яза, шулай ук Брюсовка реквием, [[Сергей Есенин]]га поэма багышлый, [[Борис Пастернак|Пастернак]] белән хат алыша). Парижда шигырьләрен «Современные записки» журналы һәм «Последние новости» газетасы бастырып чыгара, гаилә шуларның гонорарына яшәргә мәҗбүр була. С.Н. Андроникова-Гальперн җитәкчелегендә «М. Цветаевага ярдәм фонды» да (''әдәби кичәләр үткәрү, билетлар сату юлы белән'') оештырыла.

Ире Сергей Эфрон [[Праһа]]да университет тәмамлагач, төрле хезмәтләргә (''кинода статист-актер, журналист һ.б.'') алынып карый, [[1931 ел]]дан башлап, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|ССРБ]] гражданлыгы алу артыннан йөри башлый. «[[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|Ватанга]] кайту берлеге» дигән оешманың актив әгъзасына әверелә.

Марина Цветаева һәртөрле сәясәттән ерак тора. «Перекоп» (''[[1929]]'') поэмасын, «Патша гаиләсе турында поэма» яза.

[[1930 ел]]лардан башлап, проза жанрында иҗат итүгә күчә. Проза әсәрләрен бастырып чыгару, акча эшләү җиңелрәк, дип аңлата: «''Стихи не кормят, кормит проза''». Автобиографик әсәрләрдән, «Отец и его музей», «Мать и музыка», «Жених», «Дом у Старого Пимена» языла. Үзе яраткан һәм хөрмәт иткән шәхесләр үлеменә багышлап, очерк-реквиемнар да яза: «Живое о живом» (Михаил Волошин), «Пленный дух» (Андрей Белый), «Нездешний вечер» (Мих. Кузмин), «Повесть о Сонечке» (С. Я. Һоллидэй) һ.б. [[Александр Пушкин|А.С. Пушкинга]] багышлап язылган очерклары: «Мой Пушкин» (''[[1936]]''), «Пушкин и Пугачев» (''[[1937]]'').

[[1937 ел]]ның мартында башта кызы Ариадна [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|ССРБ]]га, [[Мәскәү]]гә китә. Бераздан яшерен генә ире Сергей Эфрон да [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|ССРБ]]га китә. Аларның китүе мөһаҗирләр арасында зур шау-шу куптара, М. Цветаевага кырын караучылар күбәя. М. Цветаева, гаиләсе янына [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|Ватанга]] кайтырга кирәк булачагын уйлап, архивын тәртипкә китерә. Ярты еллап иҗаты тукталып тора, бары тик [[1938 ел]]да [[алман]] [[Фашизм|фашистлары]] [[Чехословакия]]гә бәреп кергәч, антифашистик «Чехиягә шигырьләр» ({{lang-ru|Стихи к Чехии}}) языла.

[[1939 ел]]ның 12 июнендә М. Цветаева улы Георгий белән [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеСССР|ССРБ]]га китә.

== ССРБ ==