Бактерияләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Бүленү һәм үрчү: clean up, replaced: бүлге → округ using AWB
 
Юл номеры - 32:
 
== Бүленү һәм үрчү ==
Гадәттә прокариотлар икегә бүленеп үрчи. Башта күзәнәк озыная, анда акрынлап аркылы бүлгеокруг ясала, ә аннан соң бала күзәнәкләр аерылып китә яки үзенчәлекле төркемнәр — чылбыр, пакет һ. б. хасил итеп бәйләнгән хәлдә кала (бактерияләрдә).
 
Уңайсыз шартларда күп бактерияләр споралар хасил итәләр: нәселдәнлек материалын йөртүче цитоплазманың бер өлеше аерыла һәм күп катлаулы калын капсула белән каплана. Күзәнәк «кипкән» кебек була — матдәләр алмашы процесслары туктала. Бактерияләрнең споралары бик тотрыклы; кипкән хәлдә алар тереклек сәләтен озак еллар буена саклый һәм, антибиотиклар белән актив дәвалануга да карамастан, авыру кеше организмында исән кала ала. Споралар җил һәм башка юллар белән тарала. Уңайлы шартларга эләгеп, спора актив бактериаль күзәнәккә әверелә.