Италия гимны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tolimbayli 1 (бәхәс | кертем)
Яңа бит: « == Һимнның тарихы == Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан барлыкка килгән Италия Респуб...»
(аермасы юк)

21 июл 2020, 13:22 юрамасы

Һимнның тарихы

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан барлыкка килгән Италия Республикасы күпмедер вакыт рәсми рәвештә кабул ителмәгән дәүләт һимнын кулланып яшәгән. Бу – халыкта “Inno di Mameli” (Мамели һимны) дип аталган марш. Аның сүзләрен итальян шагыйре Гоффредо Мамели (Goffredo Mameli (1827-1849) 1848 елның ноябрендә үк язган булган. Бу вакытта ул Гарибальдиның (Garibaldi) Ломбардиядәге гаскәрендә штаб башлыгы булып торган. “Fratelli d’Italia” (Италия туганлыгы) дип аталган шигырьне композитор Микеле Новаро (Michele Novaro (1822-1885) көйгә салган. Бу марш Италиядә патриотик һәм революцион хәрәкәтне кузгатуга зур өлеш керткән.
Конституция монархиясе заманында “Marcia reale” (Король маршы) рәсми һимн дип саналган. Хакимияткә Муссолини килгәч, 1922-1943 елларда ул җирле фашистларның “Giovinezza” (“Яшьләр”, тулы исеме – “Милли фашистларның тантаналы гимны”) җыры белән бергә башкарылган. Муссолини режимы юкка чыкканнан бирле итальяннар яңадан үз туганлыгын данлаучы маршны рухланып җырлыйлар.