Салих Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
 
== Биография ==
[[Шагыйрь]], [[прозаик]] һәм [[драматург]] Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) [[1905 ел|1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеев]] районы) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921 ел|1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924 ел|1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби [[иҗат]] юлы шулай башланып китә.
 
1924—[[1926 ел|1926]] елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. [[Шигырь]]ләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек [[матбугат]]ында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге [[Вербилка]] [[фарфор]] фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында [[мәгариф]]-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. [[1928 ел|1928]] елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә [[әсәр]]ен — «Организатор» исемле комедиясен яза. [[Комедия]] 1928—1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче [[театр]]ы сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнатыла. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.
 
[[Рәсем:Салих Баттал очучы.jpg|left|Салих Баттал — очучы]]
[[1927 ел|1927]] елда Салих Баттал [[комсомол]] путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе [[хәрби һава көчләре]]нең [[Ленинград]]тагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын [[Оренбург]] очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык [[Брянск]] һәм [[Казан]] шәһәрләрендә [[очучы]] булып эшли. Бу чорда [[язучы]]ның әдәби иҗаты да активлаша. [[1929 ел|1929]] елда [[СССР]] халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы [[сыйнфый көрәш]]не калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) [[драма]]сы Татар дәүләт академия театры ([[ТДАТ]]) сәхнәсендә куела.
 
[[1933 ел|1933]] [[ел]]ның [[яз]]ыннан башлап [[1934 ел|1934]] елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус [[конструкторлык бюросы]] янындагы сынау [[отряд]]ында хезмәт итә. [[1935 ел|1935]] елда исә, хәрби хезмәттән китеп, [[Бөек Ватан сугышы]] башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә [[шөгыль]]ләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, [[Кызыл Армия]], очучылар тормышына бәйле күп кенә шигырьләре, [[поэма]]лары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», [[1940 ел|1940]] һ.б.), [[проза]] әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» ([[1938 ел|1938]]) исемле [[пьеса]]сы языла. Соңгысы, [[1939 ел|1939]] елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясенә лаек була. Ул шулай ук аерым [[китап]] булып та басылып чыга.
 
Ватан сугышы чорында Салих Баттал [[Хәрби Һава Көчләре]]нең [[Тын Океан флоты]]нда хәрби очучы булып хезмәт итә ([[1941 ел|1941]]—[[1945 ел|1945]]), [[япон империалистлары]]на каршы сугышта катнаша, шәхси батырлыклары өчен [[сугыш медальләре]] белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» ([[1942 ел|1942]]) исемле поэмасын яза.
 
=== Сугыштан соңгы иҗаты ===
Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», [[1953 ел|1953]]) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы [[татар совет поэзиясе]]нең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны [[рус теле]]нә тәрҗемә ителә һәм [[«Новый мир»]] журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» ([[1934 ел|1934]]—[[1970 ел|1970]]) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. [[Халык җырлары]]ның форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр татар авылының 1905—1921 еллар арасындагы катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә [[Октябрь революциясе]]нә килүләрен сурәтли.
 
Сугыштан соңгы чорда әдип [[драматургия]] һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» ([[1950 ел|1950]]), «Киртә» ([[1959 ел|1959]]), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» ([[1960 ел|1960]]), «Бәрәкәтле чәй» ([[1969 ел|1969]]) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында Салих Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» ([[1951 ел|1951]]) китабы һәм «Сигезенче кем?» ([[1965 ел|1965]]), «Баштан үткәннәр» ([[1972 ел|1972]]) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче [[бишьеллык]]лар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән [[автобиографик]] әсәрендә исә [[автор]], узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, [[Валерий Чкалов]], [[Александр Фадеев]], [[Галимҗан Ибраһимов]] кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.
 
Салих Баттал әдәби [[тәрҗемә]] эше белән дә шөгыльләнә. Ул [[Александр Пушкин]]ның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкиятен», [[Владимир Маяковский]]ның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, рус Совет язучысы [[Н. Никитин]]ның «Төньяк Аврора» исемле күләмле [[роман]]ын тәрҗемә итте.
 
1934 елда Салих Баттал [[Язучылар союзы]] әгъзасы булды. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]] белән бүләкләнде ([[1957 ел|1957]]).
 
Салих Баттал [[1995 ел|1995]] елның 12 мартында 89 яшендә өендә янгыннан үлә.
 
== Исемен мәңгеләштерү ==
Юл номеры - 54:
* [[Алексеевск]] районы [[Зур Тигәнәле]] авылының [[туган як]]ны өйрәнү [[музей|музее]] Салих Баттал исемен йөртә.
 
* Шулай ук: [[2009 ел|2009]] елның [[7 октябрь|7 октябрендә]] [[Алексеевск]] районының [[поселковый совет]]ы утырышында Алексеевск районы Просторная урамының бер өлешенә дә Салих Баттал исемен кушу турында карар кабул ителде.
 
== Мәкалә чыганагы ==