Роман Абрамович: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 8:
| тулы исем =Абрамович Роман Аркадий улы
| һөнәр = [[Чукотка]] губернаторы, [[Рәсәй]] олигархы
| туу датасы = 24 октябрь [[1966 ел|1966]]
| туу җире = [[Саратов]]
| гражданлык =
Юл номеры - 27:
 
== Тәрҗемәи хәл ==
[[1966 ел|1966]] елның 24 октябрендә Саратов шәһәрендә туа. Анасы Ирина Васильевна, Саратов чыгышы белән, Сыктывкарда яши һәм Роман 1,5 яшьле булганда үлә. Атасы аркадий Нахимович Сыктывкар совнархозында эшли һәм Роман 4 яшьле булганда төзелештә булган авария нәтиҗәсендә һәлак була. Ятим Романны атасының бертуганы Лейба Нахимович үз гаиләсенә ала. Романның яшүсмер чагы Коми Республикасында үтә. 1983 елда Роман Абрамович 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлый, Индустриаль институтына укырга керә, ике курс укырга җитешә, институтны бетергмәгән Абрамовичны Совет Армиясенә алалар. Армиядә Абрамовичка аның спорт белән мавыгу булыша. Ул футбол командасын нигезли, аның булышы белән хәрби бүлектә үзешчән сәнгать барлыкка килә.
 
Армиядән соң Абрамович бер [[Mäskäw|Мәскәү]] институтына керә, аны тәмамламый. Шундый ук вакытта "Уют" ("Ямь") кооперативын оештыра, бу кооперативда полимерлардан уенчыклар ясылар. Соңрак, кооператив буенча хезмәттәшләр "Сибнефть"нең җитәкчелек буыны булып киләчәкләр.
 
[[1992 ел|1992]] елның 19 июнендә Роман Абрамович Ухта нефть эшкәртә торган заводтан 4 миллион сум бәясенә дизель ягулык белән 55 вагон урлау (ст. 90 УПК РФ) дигән шик астында булып Мәскәүдә кулга алына. Җинаять эше Мәскәү ГУВД татарафыннан 9 июньдә башлап җибәрелә. Ухта "НЭ-С+С" гәзите язганча "1992 февралендә Ухтадан Мәскәүгә 55 цистерналы поезд (3,5 мең дизель ягулык) килеп җитте. Берничә көннән соң поезд Калиниград өлкәсенә чыгып китте, ләкин юлда эзсез югалды. Ачыкланганча, поезд Латвиягә чыкты. Ягулык Ухта заводтан җибәрелгән, ә алучы "АВЭКС-Коми" урынына Мәскәү "АВК" ширкәте (гендиректор Роман Абрамович җитәкчелегендә) булып чыкты".
 
Искә төшерәбез, башта "АВЭКС-Коми" завод белән килешүне танмады. Шулай итеп, дәүләткә зыян юк, димәк гаеплеләр дә юк: 1992 1 декабрендә җинаять эше җинаять асылы булмавы сәбәпле бетерелә".
 
[[1993 ел|1993]] елда Роман Абрамович коммерция эшчәнлеген тәмамлый, Ноябрьск шәһәренең нефть сата. Шундый ук вакытта Абрамович Кариб утырауларында Борис Березовский белән таныша. Анда алар Альфа-банк җитәкчеләре Пётр Авен белән Михаил Фридман чакыруы нәтиҗәсендә булалар. Борис Березовский белән уртак паенда Абрамович Гибралтарда регистрацияләнгән оффшор Runicom Ltd ширкәтен һәм Көнбатыш Аурупада регистрацияләнгән биш бүлендек ширкәтләр барлыкка китерә. 1993-[[1996 ел|1996]] елларда Роман Абрамович швейцар Runicom S.A.-ның Мәскәү вәкиллеген җитәкли. [[1995 ел|1995]]-1996 елларда Абрамович "Сибнефть" ААҖ акцияләрне сатып алу өчен берничә ширкәт оештыра. "Сибнефть" акцияларның 51%лы дәүләт пакетын сату бәйгесендә Абрамовичның ширкәтләре җиңәләр. 1996-[[2000 ел|2000]] елларда – "Сибнефть" ААҖнең директорлар шурасының әгъзасы.
 
[[1999 ел|1999]] елның 9 декабрендә Чукотка бермандатлы 223нче сайлау округында Дәүләт Думасына сайлауларда җиңә. Думада һичнинди фракөиясенә дә керми. 2000нән Думаның Төньяк вә Ерак Көнчыгыш Мәсьәләре буенча комитеты әгъзасы. 2000 елның 24 декабрендә Чукотка автоном округының губернаторы булып сайлана.
 
[[2001 ел|2001]] елның 29 маенда Генераль Прокуратурасына сорау алу өчен чакырыла. Сорау алу "Сибнефть" җитәкчелегенә каршы җинаять эшләре буенча үткәрелә.
 
[[2003 ел|2003]] елның апреле азагында Роман Абрамовичның "Сибнефть" белән Михаил Ходорковскийның ЮКОС "ЮкосСибнефть" компаниясенә кушуга әзерләү турында хәбәр итәләр. Хакимият бу планнарны боза.
 
2003 июлендә Роман Абрамович [[London|Лондон]]дагы "Chelsea" футбол клубының акцияләрнең контроль пакетын сатып ала.
Юл номеры - 48:
Абрамович партнерлар белән Бөекбританиядә регистрацияләнгән "Millhouse Capital" һолдиңгы аша "Сибнефть"нең 80%ка, "Русский Аллюминий"нең ("РусАл") 50%ка, "Аэрофлот"ның 26%ка ия була. Арадашчылар аша "Абрамович һолдингы"на төрле Рәсәй регионнарында электростанцияләр, йөк һәм җиңел машиналар, автобуслар заводлары, кәгазь комбинатлары, банклар һәм иминия компанияләр керәләр. Бу капиталга Рәсәй тышкы тулаем продуктыннан 3-4% туры килә.
 
"Forbes" журналы 2001 ел нәтиҗәләре буенча Рәсәйнең иң байлардан икенчесе, 2002 елда аның муллыгы $3 миллиар, 2002 ул да икенчесе, ләкин муллыгы $5,7 миллиард. "EuroBusiness" журналы язганча, 2002 елда Абрамович 3,3 € капиталына ия була. [[2005 ел|2005]]нченең мартында Роман Абрамович Бөекбританиядә иң бай кеше ("The Mail of Sunday"). Басманың аналитикларча, Абрамович муллыгы 7,2 миллиард фунд стерлинг. Абрамович 2003 елның лидерын Һанс Раусинг һәм Вестминстер герцогын төшереп калдырды. Белегечләр фикеренчә Чукотка губернаторы муллыгы Елизавета II муллыгыннан 7 тапкыр арттыра.
 
== Лобби ==