Әстерхан дәүләт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
к викиләштерү →‎Инкыйлабтан соң
Юл номеры - 20:
 
== Инкыйлабтан соң ==
[[1918 ел]]да Әстерхан мөселман артистлары берлегенә ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) трагик артист [[Хөсәен Араблинский|Х. Араблинский]] һәм махсус [[Бакы]]дан чакырылган [[Азәрбайҗан]] драма театры артисты Х. Терегулов алына, берлекнең исеме '''Әстерхан татар дәүләт драма театры''' итеп үзгәртелә. Театр җитәкчесе һәм режиссер – [[Зәйни Солтанов]], актерлар - [[Мохтар Мутин]], [[Камал I]], [[Камал III]], [[Сара Байкина]], [[Җәлал Байкин]], [[Зөлкарнәй Байкин]], [[Мәрзия Давытова]], Суна Сафиуллина, [[Гаил Донской]], [[Хәдичә Ханская]], [[Исмәгыйль Кугушев]], [[Габдулла Уральский]] һ.б.<br/>
[[1918]]-[[1928 ел]]лар аралыгында театр тамашаларын ун меңнәрчә кеше карый. «''Өйләнү''», «''Аршин мал алан''», «''Җөйче Гайшә''» спектакльләре даими аншлаг белән уза. Шәһәр үзәгендә урнашкан Кышкы театрга '''«Вулкан» татар дәүләт драма театры''' исеме бирелә. Труппага [[Казан]]нан һәм [[Әстерхан]]нан яшь талантлы актерларны алу дәвам итә. Актерларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан, татар театры каршында сәхнә осталыгы теориясе һәм практикасы курслары ачыла. Курсларның оештыручысы һәм җитәкчесе [[Зәйни Солтанов]] була. Актерларга сәхнә сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, рольгә керү осталыгы һәм грим салу серләре укытыла. Укытуга [[Әстерхан]] урыс драма театрыннан белгечләр О.Е. Любимов–Ланской, М.А. Кирсанова, И.Г. Паромонов, К.Г. Решимов җәлеп ителә.