Шакир Мөхәммәдов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Typo fixing, replaced: - → – (4) using AWB
TimmingBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
== Тормыш юлы ==

Ш.Мөхәммәдиев [[1865. ел|1865]]нче елның 20нче мартында Буа шәһәрендә туа. Шакир 14 яшенә кадәр [[Буа]]да алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә укый. Ләкин, тормыш авырлыклары аркасында, аны тәмамламыйча, [[1879. ел|1879]]нчы елда, [[Ырынбур]]га барып, байларда хезмәт итә.

Ш.Мөхәммәдиев [[1884. ел|1884]]нче елдан Хөсәеновлар конторасында счетовод булып эшли башлый. Бераздан ул Мәскәүгә китеп, рус сәүдәгәре конторасында эшли, шунда бухгалтерия курсларына йөри. 1900нчы елда ул эш бирүчесенең [[Маньчжурия]]дәге конторасына китә.

[[1900. ел|1900]]-[[1901. ел|1901]]нче елларда Ш.Мөхәммәдиев Харбин шәһәрендә яши һәм иҗат эшен башлый.
1901нче елда Казанда аның беренче хикәясе – "Җәһаләт, яхут Галиәкбәр агай" басылып чыга. Шул ук елны Ырынбурда аның икенче хикәясе – "Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе" басыла.

[[1902. ел|1902]]нче елның көзендә Ш.Мөхәммәдиев Буага кайта.

[[1903. ел|1903]]нче елда ул яңадан Ырынбурга килә һәм конторага эшкә урнаша. Шул елны "Яңа бәдәвам" сатирик әсәрен яза.

[[1905. ел|1905]]нче елның башында язучының иң зур әсәре – "Япун сугышы,яки доброволец Батыргали агай" исемле повесте басылып чыга.
Шакир Мөхәммәдиев 1906нчы елның сентябреннән "Карчыга" исемле сатирик журнал чыгара башлый. Журнал 1907нче елның июлендә чыгудан туктатыла.

Язучы 1923нче елда үлә.