Ирланд теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 27:
Хәзерге заманда ирланд язуында гадәти латин хәрефләре файдаланыла, әлифба ирланд телендә Cló Rómhánach (“латин шрифты”) дип атала. Элегрәк махсус “гэль шрифты” – Cló Gaelach та булган, XX гасыр уртасына кадәр ирланд телендәге китаплар нәкъ шул “утрау готикасы” шрифтында басыла иде. Бүген Cló Gaelach бизәү максатларында гына кулланыла.
 
Огамик язу исә тагын да борынгырак. Аның б.э.ның IV-VI гасырларында киң таралган булуы төгәл билгеле, әмма барлыкка килү чоры тарих төпкеленә кереп югала. Һәм [[сузык]], һәм тартык авазларны белдерүче огам хәрефләре туры сызык өстенә сызыкчалар һәм нокталар куеп языла.
 
Огамик әлифбаның башлыча ташка уеп язылган үрнәкләре генә сакланып калган.
Юл номеры - 33:
== Орфография ==
 
Биш кыска [[сузык авазныңаваз]]ның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú ([[рингин]]).
 
Ирланд орфографиясенең төп принцибы "''caol le caol agus leathan le leathan"'' дип атала (''тар – тар белән, киң киң белән бергә''). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.
 
Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, "''ea"'' парында беренче [[сузык]] беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, "''anois"'' (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.
 
[[Файл:Gaelic-fonts.png|thumb|left|Гэль хәрефләренең төрле стильдә язылышы]]
Юл номеры - 56:
• u [u] — muc [muk] “дуңгыз”<br>
Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә [[сузык авазлараваз]]лар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын [[сузык авазлараваз]]лар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.
 
Төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа тиешле арткушымча (прономиналь суффикс) өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, төрки телләрдәге “бар” ("var") сүзе дә җитеп тора. Мисаллар: