Фигыль: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Vanaf9 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
| Инфинитив ||Барырга, укырга, бармаска,укымаска
|}
 
=== Затланышлы фигыльләр ===
Боерык фигыльнең 1нче зат формасы булмы, беренче зат формасы буларак теләк фигыль кулланыла. Боерык фигыльның 2нче зат-берлек сан формасы фигыльнең башлангыч формасы булып тора.
 
Шарт фигыль - эш-хәлнең шартлы рәвештә баруын белдерә, -са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала.
 
==== Хикәя фигыль - заман категориясе ====
Заман категориясе – объектив заманның телдәге чагылышы ул, һәм аны исәпләү ноктасы итеп сөйләү моменты алына: сөйләү моменты белән туры килә торган эш-хәл – хәзерге заманга, сөйләү моментыннан алда булган эш-хәл – үткән заманга, сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләр киләчәк заманга карый.
 
Хәзерге заман: -а/-ә/-ый/-и. Мәсәлән, яз-а, укы-й, эшл-и
 
Үткән заманның биш формасы бар:
 
# Билгеле(категорик) үткән заман: килде, барды, язды, укыды. Кушымчалары: -ды/-де, -ты/-те
# Билгесез(нәтиҗәле) үткән заман: килгән,язган, барган, укыган. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән
# Күптән үткән заман: язган иде, барган иде, укыган иде. Кушымчалары: -ган/-гән, -кан/-кән + иде
# Тәмамланмаган үткән заман (имперфект): килә иде, бара иде, яза иде, укый иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и + иде
# Кабатлаулы үткән заман: бара торган иде, яза торган иде, укый торган иде. Кушымчалары: -а/-ә/-ый/-и +торган + иде
 
Киләчәк заманның 3 формасы бар:
 
# Билгеле киләчәк заман: киләчәк, язачак. Кушымчалары: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк
# Билгесез киләчәк заман: барыр, килер, укыр. Кушымчалары: -ыр/-ер/-р
# Киләчәк үткән заман: барачак иде, киләчәк иде. Кушымчалары: - ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк + иде
 
== Фигыль юнәлешләре ==