Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Искәрмәләр: clean up using AWB
Zlgll (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{ҮК}}'''[[Русия фәннәр академиясе]]нең Казан фәнни үзәге, РФА КФҮ''' ({{lang-ru|Казанский научный центр Российской академии наук, КазНЦ РАН}}) — Русия фәннәр академиясенең Казан шәһәрендәге төбәк фәнни үзәге. 1945 елның 13 апрелендә ССРБ Фәннәр акдемиясенең Казан филиалы буларак оештырылган. РФА КФҮ составына 5 институт (Органик һәм физик химия инсититуты, Казан физикка-техника институты, Казан биофизика һәм биохимия институты, Механика һәм машиналар төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) керә.
== Институтлар ==
[[Русия фәннәр академиясе]]нең Казан фәнни үзәге составына түбәндәге академик институтлар керә:
* [[РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты|А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты]]
 
Русия Фәннәр академиясенең Идел буенда иң эре физик-химик һәм химик-биологик тикшеренү үзәге. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре — [[фосфор]] химиясе, гетеро- һәм макроциклик кушылмалар, [[углерод]] һәм элементоорганик нанокластерлар; биологик актив препаратлар төзү; нефть химиясе һәм геохимия; молекуляр, супрамолекуляр һәм наноүлчәмле системаларның стереохимия һәм кристаллохимиясе; функциональ материаллар диагностикасы. Органик һәм физик химия институты Россиядә дарулар сыйфатына дәүләт контроле буенча беренче төбәк үзәге булдырылган. Институт фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен алуга кандидатлар сайлауда актив катнаша.
 
* ;Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты
 
Казан физик-техник институтының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: конденсацияләнгән мохитләрне, шул исәптән үткәргечләр һәм сыек кристалларны тикшерү; тиз ага торган процессларны тикшерү өчен яңа магниторезонанс, оптик һәм акустик ысулларны; микроэлектрониканың физик һәм физик-химик нигезләрен, каты җисемнәрнең өслеген диагностикалау, яңа буын медицина приборларын тикшерү.
 
* Казан биохимия һәм биофизика институты
Ул институтта үсемлек [[күзәнәк]]ләренең сигнал системалары һәм аларның җайлашу һәм иммунитетта роле; үсемлек күзәнәкләрен үстерү һәм дифференциацияләү механизмнары; ферментларның структурасы, динамикасы һәм функцияләре; нейромедиациянең һәм хеморецепциянең молекуляр механизмнары; хайваннарда һәм үсемлек күзәнәкләрендә транспорт процесслары механизмнары өйрәнелә.
 
* Механика һәм машина төзелеше институты
 
Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре булып йока стеналы конструкцияләрнең механикасы, гидро- аэро- сыгылмалы һәм дулкын системаларының [[механика]]сы.
 
* Энергетика проблемаларының тикшеренү үзәге (Академэнерго)
 
Жылылык массасы алмашы, энергетикада һәм сәнәгатьтә [[термодинамика]]; ресурс һәм энергияне сак тоту технологияләрен һәм җайланмаларын эшләү; органик чималдан энергия җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тикшеренүләр; үсеш стратегиясен комплекслы тикшеренүләр үткәрә фәнни үзәк.
 
== Сылтанмалар ==
* [http://www.knc.ru/ Рәсми сайт]
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}