«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
{{бер үк фамилия|Камал}}
{{Портал|Театр|Мәдәният|Җәмгыять}}
'''Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры''' ({{lang-ru|Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала}}) — [[Казан]]да урнашкан, татарларның беренче һөнәри [[театр]] коллективы [[Сәйяр]] нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр.
 
== Тарих ==
[[1907 ел]]ның язында [[Ырынбур]]да әле [[1905 ел]]да ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» ([[Фатих Халиди]]) спектакльләре уйнала. [[Казан]]да [[Татар укытучылар мәктәбе]]н тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы [[Ильяс Кудашев-Ашказарский]] тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак [[«Сәйяр»]] исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.
 
Соңрак [[Нижгар]]да труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] кабул ителә. «Сәйяр» — [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Питырбур]], [[БакыБаку]], [[Уфа]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
 
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С. Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н. Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В. Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская|Г. Болгарская]] (''[[Гөлсем Болгарская|Өммегөлсем Мостафина]]''), [[Фәхрениса Сәмитова|Ф. Сәмитова]], [[Барый Болгарский|Б. Болгарский]] (''[[Барый Болгарский|Габделбарый Фәйзуллин]]''), [[Фатыйма Ильская|Ф. Ильская]], [[Касыйм Шамил|К. Шамил]], [[Зәйни Солтан|З. Солтанов]], [[Нәгыймә Таҗдарова|Н. Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова|Н. Арапова]], [[Әхмәт Кулалаев|Ә. Кулалаев]], [[Габдрахман Мангушев|Г. Мангушев]], [[Камал I]] (''[[Камал I|Габдулла Камалетдинов]]''), [[Камал II]] (''[[Камал II|Габдрахман Камалетдинов]]''), [[Сара Байкина|С. Байкина]], [[Шакир Шамильский|Ш. Шамильский]] (''[[Шакир Шамильский|Шакир Вахитов]]''), [[Әшрәф Синәева|Ә. Синяева]], [[Ситдыйк Айдаров|С. Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм урыс театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. урыс режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
 
1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер [[Гомәр Исмәгыйлев]] театрдан куыла. Актерлардан [[Мөхтәр Мутин]] кулга алына.
 
1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.
33 970

правок