Перу: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
SieBot (бәхәс | кертем)
к робот үзгәртте: got:𐍀𐌴𐍂𐌿
Xqbot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: bo:པེ་རུ།; косметические изменения
Юл номеры - 35:
'''Перу́''' ([[испан теле|исп.]] Perú, [[кечуа теле|кеч.]] Piruw, [[аймара (тел)|аймара]] ''Piruw''), рәсми атамасы '''Перу́ Җөмһүрияте''' ([[испан теле|исп.]] República del Perú, [[кечуа теле|кеч.]] Piruw Mama Llaqta, [[аймара (тел)|аймара]] ''Piruw Suyu'') — [[Көньяк Америка|Көньяк Америкада]] урнашкан [[дәүләт]]. Төньяк-көнбатышта [[Эквадор]] белән, төньякта [[Колумбия]] белән, көнчыгышта [[Бразилия]] белән, көньяк-көнчыгышта [[Боливия]] һәм [[Чили]] белән чиктәш. Көнбатышта [[Тын океан]] сулары белән юыла.
 
== Перу тарихы ==
''Төп мәкалә: [[Перу тарихы]]''
=== Иртә чор ===
Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча [[б.э.к. 9000 ел|б.э.к. 9000 еллар]] тирәсендә килеп чыккан. Иң борынгы торак урыны буларак [[Норте-Чико (мәдәният)|Норте-Чико]] санала. Аның килеп чыгу вакыты [[б.э.к. 3000 ел]] белән [[б.э.к. 1800 ел]] арасына туры килә.
 
=== Инклар дәүләте ===
Б.э. XII гасырында инклар кабилә булып Урубамба елгасы үзәнендәге [[Куско]] тирәсендә оешалар. [[Инклар|Инкларның]] аерым халык түгеллеген, ә бары тик идарә итүче класс икәнлеген искәртеп үтәргә кирәк. [[1438 ел|1438 елда]] алар [[Сапа Инка]] җитәкчелегендә дәүләтләрен киңәйтә башлыйлар. Дәүләтнең чәчәк атуы [[XVI гасыр|XVI гасырның]] башына туры килә. Аларның дәүләтләре [[Тауантинсуйу]] дип атала. [[Тауантинсуйу]] [[Колумб|Колумбка]] кадәрге [[Америка|Американың]] иң зур империясе була. Төньякта аның чиге хәзерге [[Колумбия|Колумбиядәге]] Патия елгасы буенча, көньякта хәзерге [[Чили|Чилидагы]] Мауле елгасы буенча үтә торган була. Көнчыгышта инклар хакимияте бүгенге [[Бразилия]], [[Парагвай]] һәм [[Аргентина]] дәүләтләренең җирләрен үз эченә алган була.
 
Инклар чорында җир эшкәртү киң таралган була. Җирне таяклар белән йомшарталар, сабан билгеле булмый. [[Кукуруза]], [[маниока]], [[бәрәңге]], [[помидор]], [[борчак]], [[тәмәке]], [[кока]] һәм [[мамык]] үстерелә. Йорт хайваннарыннан [[лама]] асрала. Мамыктан һәм йоннан кием туку, чүлмәкчелек, алтын, көмеш, бакыр һәм бронзадан әйберләр ясау гаять зур үсешкә ирешкән була. Кадаклар билгеле булмый. Халыкның төп өлеше булган игенчеләр бергәләп җир эшкәртүче җәмгыятьләр корып яшиләр. Уңышның өчтән бере инкларның милкенә, тагын өчтән бере гыйбадәтханәләргә күчә торган була.
 
=== Перуның испаннар тарафыннан яулап алынуы ===
[[Панама|Панамада]] яшәүче [[Франсиско Писарро]], [[Диего де Альмагро]] исемле конкистадорлар һәм [[Эрнандо де Луке]] исемле рухани [[1524 ел|1524 елда]] Перуны яулап алу эшен башлыйлар. [[1531 ел|1531 елда]] Писарро 227 кешелек гаскәр белән өченче экспедициясенә чыга. [[1533 ел|1533 елда]] Писарро, Перу эчендәге каршылыклардан файдаланып, Перу дәүләтенең башкаласын - [[Куско]] шәһәрен ала.
 
Юл номеры - 52:
Индеецлар берничә тапкыр испаннарга каршы баш күтәрәләр. Алар арасында иң эресе [[1780]]-[[1781]] елларда [[Хосе Габриэль Кондорканка]] җитәкчелегендәге баш күтәрү була. Ләкин ул уңышка ирешми, баш күтәрү канга батырыла, Кондорканка исә җәзалап үтерелә.
 
=== Бәйсезлек өчен көрәш ===
[[Латин Америкасы|Латин Америкасының]] бәйсезлек өчен көрәше чорында Перу [[Испания|Испаниянең]] терәге булып тора, моннан испан гаскәрләре күрше вице-корольлекләрдәге баш күтәрүчеләргә каршы җибәрелә торган була. [[1823 ел|1823 елда]] испаннар Перуны [[1821 ел|1821 елда]] Чилидан килеп Перуның бәйсезлеген игълан иткән Сан-Мартин исемле җитәкченең кулыннан кире тартып алалар.
 
Юл номеры - 84:
Парламент — Перу Җөмһүриятенең халык тарафыннан биш елга сайланып куелган 120 депутаттан торучы бер палаталы Конгрессы.
 
== Географик мәгълүмат ==
Көнбатышта, [[Тын океан]] ярлары буенча чүлле киң түгел үзәнлекләр тамасы сузылган ([[Коста]] дип атала). Көнчыгышта — 6768 мга ([[Уаскаран (тау)|Уаскаран]] тавы) җитүче [[Анд таулары]] ([[Сьерра]]). Шулай ук көнчыгышта [[Амазонка үзәнлеге]] ята.
[[Рәсем:GEOPERUMAP.SVG|thumb|left|upright|Перуның топографик картасы]]
Елгалар арасында иң зурысы - [[Амазонка (елга)|Амазонка]], күлләрдән - [[Титикака]] һәм [[Хунин]].
 
== Икътисад ==
'''Өстенлекләр''': файдалы казылмаларның, шул исәптән нефтнең дә күплеге. [[Тын океан|Тын океанда]] балыкның күплеге. Мамык, кофе и каучук мөһим культуралар булып тора. Алга киткән текстиль сәнәгате.
 
'''Кимчелекләр''': металларга һәм башка товарларга дөньякүләм бәягә бик нык бәйлелек. Бәяләрнең тибрәнүе сәүдәгә һәм инвестицияләргә комачаулый. Озакка сузылган приватизация. Коррупция һәм артта калган инфраструктура инвестицияләргә каршылык тудыра. Банк өлкәсе көчсез.
 
== Чыганак ==
http://ru.wikipedia.org/wiki/Перу
http://en.wikipedia.org/wiki/Peru
 
[[Төркем:Көньяк Америка]]
[[TörkemТөркем:Көньяк Америка дәүләтләре]]
 
[[ace:Pèru]]
Юл номеры - 119:
[[bi:Peru]]
[[bn:পেরু]]
[[bo:པེ་རུ།]]
[[bpy:পেরু]]
[[br:Perou]]