Вахит Хаков: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к redact, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → ССРБ, Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар using AWB
Юл номеры - 26:
Аннары [[Бөек Ватан сугышы]] башлана, 17 яше дә тулмаган егет гаскәри хезмәткә алына. [[Япония]]гә каршы сугышларда катнаша, яралана. [[Монголия]]нең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен [[Кытай]]дагы [[Сары диңгез]] буенда тәмамлана.
 
Хәрби хезмәттән кайткач, ул [[Тәтеш педагогия училищесы]]н, [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын, [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]] Фәннәр академиясе Казан филиалында аспирантура тәмамлый. [[1960 ел]]дан башлап, Вахит Хаковның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге [[Казан дәүләт университеты]] белән бәйле: ул татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли [[1961 ел]]да "XX йөз башы әдәби теле тарихы" дигән темага кандитатлык, [[1971 ел]]да "Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
 
[[1964 ел]]ны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. [[1971 ел]]да ул [[Алма-Ата]] шәһәрендә «Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы» дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә [[1973 ел]]да аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. [[1993 ел]]да басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», [[2003 ел]]да дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше [[Болгар дәүләте]], [[Алтын Урда]] чорындагы дәүләтләр, [[Казан ханлыгы]]ндагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мөнәсәбәт тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.
Юл номеры - 51:
[[Төркем:Филология фәннәре докторлары]]
[[Төркем:Тәтеш педагогика укуханәсен тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар]]
[[Төркем:Профессорлар]]
[[Төркем:Вуз укытучылары]]