Эт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кушымта
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к →‎Эт токымнары: Эсвичрә, replaced: Эсвичрә → Швейцария using AWB
Юл номеры - 37:
Дөньяда этләрнең 400 ләп токымы бар. Аларның барысын өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәтчән этләр һәм декоратив этләр.
 
Ау этләре тиз чабулары һәм чыдамлылыклары белән аерылып торалар. Алар бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Бу төркемгә бурзайлар, лайка, сеттер, [[такса]], гончая һәм башка токымлы этләр керә. Юлсыз җирдә адашып, бәлагә юлыккан кешеләрне, тауларда кар ишелеп, кар астында калганнарны табарга һәм коткарырга булышучы этләр дә бар. Сенбернар токымлы бу этләр [[XVII гасыр]]да [[Эсвичрә|Швейцария]]дә чыгарылган. Көтү көтәргә булышучы этләр овчарка токымыннан. Алар элекке заманнарда ук тау болынлыкларында сарык көтүләрен саклаган. Ә XVIII гасырда [[Шотландия]]дә чыгарылган көтүче этне колли дип атыйлар. Җигем этләре дә бар, беренче эзләрдән әле 7-8 мең ел элек үк сизелә, токымлы: Хаскалар, маламут, самоед.<ref>[https://sobaky.info/alyaskinskij-malamut/ Аляскинский маламут — тарих, тасвирламасы, токым үзенчәлекләре]</ref>
 
Сукыр кешеләрне юлдан йөртүче этләр бар. Болар колли, лабрадор кебек этләр. Алар бик кыю, ләкин тыныч холыклы. Сукыр кешене йөртә башлаганчы, билгеле инде, этне сукыр хуҗасына ияләндерергә һәм өйрәтергә кирәк.