Разия Тимерханова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 31:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Р.Д.Тимерханова.JPG|200px|thumb|right|Р. Тимерханова - [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле|ансамбль]] солисты]]
[[1918 ел]]ның [[18 июнь|18 июнендә]] [[Казан]]да дүрт балалы музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Дәүләтша — «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста, әнисе Гыйззениса — [[курай]], [[кубыз]], гармунда оста уйнаучы. Гаиләнең тамырлары [[Казан губернасы]] [[Тәтеш өязе]] (''хәзерге'' [[Кама Тамагы районы]]) [[Олы Карамалы]] авылыннан<ref>[http://smgrf.ru/portfolio/kamsko-ustinskij-rajon/ Кама Тамагы районы. Билгеле шәхесләр.] Портал Союза малых городов Российской Федерации{{ref-ru}}</ref>. [[Исмәгыйль Гаспринский]] исемендәге мәктәпне тәмамлагач, [[Казан музыка укуханәсе]]нә укырга кереп, пианино (''Мария Пятницкая классы'') һәм җыр-вокал (''Екатерина Ковелькова классы'') бүлекләрен тәмамлый (''[[1937 ел|1937]]'')<ref>''Айсылу Кадыйрова''. [http://old.evening-kazan.ru/printart.asp?id=11264 «Белый пароход» для Разии Тимерхановой]. [[Вечерняя Казань (гәҗит)|«Вечерняя Казань»]], № 97 (2619){{ref-ru}}</ref>.
 
== Иҗаты ==
[[1937 ел]]да оешкан [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле]]на башлап җырлаучы - солист итеп 19 яшьлек Разияне композитор [[Солтан Габәши]] алып килә. Композиторлар [[Александр Ключарев]], [[Мансур Мозаффаров]], [[Заһид Хәбибуллин]], [[Җәүдәт Фәйзи]] [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле|ансамбль]] өчен [[татар халык җырлары]]н эшкәрткәндә, нәкъ менә Разия Тимерханованың мелизмнарга бай, үзенчәлекле тембрлы көчле ''лирик сопрано'' тавышы мөмкинлекләрен истә тоталар<ref>[https://www.tatar-inform.ru/news/2018/12/13/636282/ Традиционный концерт Госансамбля песни и танца РТ посвятили юбилярам]. [[Татар-информ]], 13.12.2018</ref>. Җырчының репертуары үзе эзләп тапкан, баянчы [[Рокыя Ибраһимова]] архивында сакланган халык көйләреннән һәм композиторлар (''[[Салих Сәйдәшев]], [[Сара Садыйкова]], [[Әнвәр Бакиров]], [[Александр Ключарев]] һ. б.'') әсәрләреннән тора (''[[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле|ансамбль]] хоры белән''): «Агач башы», «Бакалы», «Камәр», «Зиләйлүк», «[[Тәфтиләү]]», «Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Таң атканда», «Кар суы», «Сибелә чәчәк», «Бөдрә тал», «Салкын чишмә», «Каз канаты», [[Джакомо Пуччини|Пуччининың]] Чио-Чио-сан ариясе һ. б. [[Сара Садыйкова]]ның «Дөнья матур, дөнья киң» (''[[Гамил Афзал|Г. Афзал]] сүзләре''), «Ак пароход» (''[[Гөлшат Зәйнашева|Г. Зәйнәшева]] сүзләре''), [[Җәүдәт Фәйзи]]нең «Разия җыры» (''[[Мөхәммәт Әблиев|М. Әблиев]] сүзләре'') җырларын концертларда башкара. Әлеге җырларның күбесен халыкка беренче тапкыр җиткерүче Разия Тимерханова була. Татар халык җырларын интерпретацияләү белән таныла. Онытылып барган борынгы озын көйләрне барлый һәм тасмага яздыра. «Кәләү Гайшә», «[[Кылый кантон]]» — әнә шундыйлардан.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында Разия Тимерханова фронтның алгы сызыгындагы хәрбиләр, Казан госпитальләрендә дәваланучы яралы сугышчылар каршында бик күп концертлар бирә. [[Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле]] белән [[Советлар Берлеге]]нең барлык төбәкләрендә гастрольләрдә була: [[Урта Азия]], [[Кавказ]] республикалары, [[Мәскәү]], [[Ленинград]], [[Архангельск]], [[Мурманск]], [[Владивосток]] һ. б.
 
[[1997 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында [[Казан]]да вафат. [[Яңа бистә]]нең [[Яңа бистә зираты (Казан)|Татар зираты]]нда җирләнгән.