«Габдулла Кариев» битенең юрамалары арасында аерма

511 байт добавлено ,  1 год назад
к
мәгълүмат өстәү
к (→‎Тормыш юлы: clean up using AWB)
к (мәгълүмат өстәү)
 
[[Файл:Сәйяр-1916.jpg|200px|thumb|left|«Сәйәр» артистлары: Габдулла Кариев (утырган), [[Кәрим Тинчурин]], [[Зәйни Солтан]], [[Габдрахман Мангушев]] ([[1916 ел]])]]
[[Файл:Габдулла Кариев.jpg|мини|[[Яңа бистә зираты (Казан)|Яңа татар бистәсе зиратында]] Габдулла Кариев кабере]]
 
Артист [[Г. Камал]] әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. [[Ф. Әмирхан]]ның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы [[П. Вәхирев]]нең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза.
1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән [[«Сәйяр» труппасы]] [[М. Горький]]ның «Мещаннар», [[А. Чехов]]ның «Чия бакчасы», [[М. Фәйзи]]нең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.
 
«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.
 
[[Файл:Габдулла Кариев.jpg|мини|[[Яңа бистә зираты (Казан)|Яңа татар бистәсе зиратында]] Габдулла Кариев кабере]]
Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул [[1920 ел]]ның [[28 гыйнвар]]ында [[Казан]]да [[тиф]] авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан [[К. Тинчурин]] кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә [[Фәтхи Бурнаш|Ф. Бурнаш]] дусты истәлегенә язылган шигырен укый.
[[Файл:Күлбай Мораса музее.jpg|160px|thumb|right|[[Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)|Күлбай Морасадагы музее]]]]
 
== Хәтер ==
* [[1924 ел]]да [[Буа дәүләт драма театры|Буа драма театры]] өчен махсус бина төзелә. Театрга Габдулла Кариев исеме бирелә<ref>[http://buinsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/388049.htm Буа районы сайтында]</ref>.
* [[2007 ел]]ның [[16 февраль|16 февралендә]] [[Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры|Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына]] татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә<ref>Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51, 16.02.2007</ref>
* [[1988 ел]]ның [[22 апрель|22 апрелендә]] туган авылы [[Күлбай Мораса]]да [[Габдулла Кариев музее (Күлбай Мораса)|музее]] ачылган. Музей каршында бюсты куелган.
 
== Искәрмәләр ==
[[Төркем:Казанда вафатлар]]
[[Төркем:Татар режиссёрлары]]
[[Төркем:Габдулла Кариев]]
33 079

правок