Фатыйма Ильская: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
к яңа бүлек исеме өстәү: Гаиләсе
Юл номеры - 28:
1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге [[Татар дәүләт академия театры]] белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, урыс һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна ([[Пьер Бомарше|П.Бомарше]] “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “[[Җилкәнсезләр]]”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.
 
Ф. Ильская Татарстанның һәм Русиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була.
Ф. Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.
 
== Гаилә хәле ==
Никахлы өч ире булган:
* Беренчесе Фатих Бәкер. Уллары Фоат Фатих улы Бакиров, танкист, [[Бөек Ватан сугышы]]нда һәлак булган.
* Икенчесе [[Фәтхи Борнаш]] (1898-1942), язучы, драматург.
* Өченчесе [[Фәйзи Гаскәров]] (1912-1984), биюче, хореограф<ref>[[Рабит Батулла]]. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 727нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9</ref>.
 
== Сылтамалар ==
*[http://forum.belem.ru/index.php?act=calendar&cal_id=1&code=showevent&event_id=201 Фатыйма Салих кызы Ильская ]
*[http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/ilskaya.htm Фатыйма Салих кызы Ильская ]
 
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
{{Сәйяр (1907-1918) труппасы}}