Автомобиль: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәнзил (бәхәс | кертем)
Фәнзил (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 109:
[[Транспорт]] [[Атмосфера|атмосфераны]] пычратуга өлеш кертү буенча 1 нче урынны алып тора, - аңа парник газлары чыгаруның 17% ы туры килә. Берничә алдынгы климатолог юллардагы [[2030 ел|2030 елдан]] башлап эчке яну двигательләре булган теләсә нинди [[транспорт]] чараларын куллануны бөтен [[Җир|җирдә]] тыю яклы булуын әйтте. Бу [[Глобаль җылыну|глобаль җылынуның]] начар нәтиҗәләргә китермәсен өчен кирәк. Электромобиль парник газларын 44-56% ка кимрәк чыгара.
 
[[Юл-транспорт казасы|Юл-транспорт һәлакәтләрендә]] (ЮТҺ) ел саен 1,2 млн кеше һәлак була һәм 20-50 млн кеше җәрәхәтләнә. [[Юл-транспорт казасы|Юл-транспорт һәлакәтләреннән]] ел саен югалтулар 500 млрд долларга бәяләнә. [[Юл-транспорт казасы|ЮТҺ]] үлем сәбәпләренең гомуми рейтингында 9 нчы урынны һәм 19-29 яшьлекләр төркеме өчен 1 нче урынны алып тора<ref>[http://ria.ru/eco/20090922/185973682.html Вред от автомобиля: общество и экология — РИА Новости, 22.09.2009]</ref>. [[Русия|Россиядә]] [[2000 ел|2000 елдан]] башлап [[Юл-транспорт казасы|юл-транспорт һәлакәтендә]] ярты миллион кеше үлгән.
 
Автомобильне массакүләм куллану [[Төр (биология)|төрләрнең]] юкка чыгу сәбәпләренең берсе булып тора.
 
Күп кенә социологлар фикеренчә, объектларның җәяүлеләр өчен үтемлелеген югалту җирле [[Җәмгыять|җәмгыятьләрнең]] тиз арада җимерелүенә китерә<ref name=duany2001>{{cite book|last1=Duany|first1=Andres|last2=Plater-Zyberk|first2=Elizabeth|last3=Speck|first3=Jeff|title=Suburban Nation: The Rise of Sprawl and the Decline of the American Dream|date=2001|publisher=Farrar Straus & Giroux,|location=New York|isbn=9780865476066}}</ref>. [[Шәһәр|Шәһәрләрдәге]] [[Тормыш|тормышка]] автомобиль хәрәкәтенең йогынтысын киметүнең төп чарасы булып автотранспортның үзе санын киметү тора. [[1962 ел|1962 елдан]] башлап машина кую мөмкинлекләрен елына 2-3% ка киметү сәясәте үткәрелгән [[Копенһаген|Копенгагенның]] уңыш мисалы булып тора.
 
Ел саен [[22 сентябрь|22 сентябрьдә]] Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне үткәрелә.