Медицина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 32:
Мисырда гигиена сизелерлек роль уйнаган: кешеләрнең яшәү рәвеше, туклануы, йокысы, юыну ачык билгеләнгән. Бу кагыйдәләрнең күбесе еврейлардан үзләштерелгән һәм аларның изге китабына иңгән. Һәр өч көн саен (икенче бер мәгълүматлар буенча 3 ай саен) тәнне чистарту өчен эч йомшартучы һәм костыручы дарулар эчәргә, дин буенча билгеле бер вакыт аралыгында итле һәм сөтле аштан баш тартырга кушылган. Саулыкны уеннар аша да ныгытканнар. Махсус хисапчылар туу, үлем, авыру сәбәпләре турында исәп алып барган. Җирләү зиратларда, тауларда башкарылган; фараоннарның мәете өчен Мисыр пирамидалары төзелгән. Ирекле гражданнарның мәетләре вафат булучының җәмгыятьтә тоткан урынына карап, өч төрдә бальзамланган. Бүгенге заман кешесенә гадәти булган кеше [[анатомия]]се һәм [[физиология]]се төшенчәләре борынгы Мисыр медицинасында бөтенләй булмаган, ә инде бу турындагы күзаллаулар идеалистик саналган. Бу карашларга ярашлы, тән белән дүрт рух идарә итә. 50 яшькә кадәр тән көн саен 1,2 лот үлчәү берәмлегенә (якынча 6,5 грамм) арта. Соңрак ул кими һәм шул аркада кеше үлә.
 
Мисырлыларга опиумәфьюн һәм хәшиш та билгеле була. Алар һәр вакытта да яңа яки җылытылган килеш файдаланылган һәм камырга кушып басылып икмәк итеп бирелгән. Балага дару бирер өчен аны имезүче хатын дару кабул иткән һәм ул сөт белән балага тапшырылган. Эчкә кабул ителгән дарулардан тыш, башка төрле дәвалау ысуллары да булган: клизма, тампоннар, ыслау, майлар, болама салу, пломба кую һ. б.
 
Георг Эберс фикере буенча сихер, арбау түбән катлам өчен генә булган.