Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Дәүләт театры: clean up |
к →[[«Сәйяр»]] чоры: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 12:
Соңрак [[Нижгар]]да труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] һәм «[[Сәйяр]]» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] кабул ителә. «Сәйяр» — [[1908 ел]]да труппага [[Габдулла Тукай]] кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул [[Мәскәү]], [[Питырбур]], [[Бакы]], [[Өфә]], Идел буе, Урал, Себер, [[Казакстан]], Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
[[1918 ел]] ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар [[Галиәсгар Камал]], [[Гаяз Исхакый]], [[Шәриф Камал]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Фәтхи Бурнаш]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Мольер]], [[Фридрих Шиллер]], [[Уильям Шекспир]], [[Николай Гоголь]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]], [[Александр Островский]] әсәрләрендә [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С. Гыйззәтуллина-Волжская]], [[Нури Сакаев|Н. Сакаев]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В. Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская|Г. Болгарская]] (''[[Гөлсем Болгарская|Өммегөлсем Мостафина]]''), [[Фәхрениса Сәмитова|Ф. Сәмитова]], [[Барый Болгарский|Б. Болгарский]] (''[[Барый Болгарский|Габделбарый Фәйзуллин]]''), [[Фатыйма Ильская|Ф. Ильская]], [[Касыйм Шамил|К. Шамил]], [[Зәйни Солтан|З. Солтанов]], [[Нәгыймә Таҗдарова|Н. Таҗдарова]], [[Нәфыйга Арапова|Н. Арапова]], [[Әхмәт Кулалаев|Ә. Кулалаев]], [[Габдрахман Мангушев|Г. Мангушев]], [[Камал I]] (''[[Камал I|Габдулла Камалетдинов]]''), [[Камал II]] (''[[Камал II|Габдрахман Камалетдинов]]''), [[Сара Байкина|С. Байкина]], [[Шакир Шамильский|Ш. Шамильский]] (''[[Шакир Шамильский|Шакир Вахитов]]''), [[Әшрәф Синәева|Ә. Синяева]], [[Ситдыйк Айдаров|С. Айдаров]] кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм
[[1912 ел]]да [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|С. Гыйззәтуллина-Волжская]] «Сәйяр» төркеменнән китеп, [[Өфә]]дә [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. [[Ырынбур]] шәһәрендә [[1915 ел]]да [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В.Мортазин-Иманский]] җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, [[1917 ел]]гы [[Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясенә]] кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.
|