Германия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
{{ДәүләтВМ}}
 
'''Алмания''' (шулай ук: '''Германия''', {{lang-de|Deutschland}}), рәсми исеме белән '''Алмания Федератив Җөмһүрияте''' ({{lang-de|Bundesrepublik Deutschland}}, {{Audio|De-Bundesrepublik Deutschland.ogg|тыңлау}}<ref>{{cite book |editor=Mangold, Max |title=Duden, Aussprachewörterbuch |edition=6th |year=1995 |publisher=Dudenverlag |language=German |isbn= 978-3-411-20916-3 |pages=271, 53f}}</ref>)&nbsp;— [[Үзәк Аурупа|Үзәк]] һәм [[Көнбатыш Аурупа]]да урнашкан [[мөстәкыйль дәүләт]]. Төньякта [[Төньяк диңгез]], [[Балтыйк диңгезе]] һәм [[Дания]] белән, көнчыгышта [[Пүлшә|Польша]] һәм [[Чехия]] [[республика]]лары белән, көньяк-көнчыгышта [[Аустрия|Австрия]] һәм көньякта [[Эсвичрә|Швейцария]] белән, көнбатышта [[Франса|Франция]], [[Люксембург]] белән, төньяк-көнбатышта [[Билгия|Бельгия]] һәм [[Голландия]] белән чиктәш. Җирнең [[уртача климат]]лы өлкәсендә урнашкан.
 
Алмания&nbsp;— федератив парламент [[җөмһүрият]]е, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы&nbsp;— {{сан|357386|км}}²<ref name="Fläche">{{cite web |title=Fläche und Bevölkerung |url=https://www.statistikportal.de/de/bevoelkerung/flaeche-und-bevoelkerung |website=www.statistikportal.de |language=de}}</ref>, су өлеше&nbsp;— {{сан|2.42|%}}. Якынча 82 миллион халкы белән [[Аурупа берлеге]]ндә халык саны буенча беренче урында. [[Башкаласы]] һәм иң [[Халык саны буенча Алмания шәһәрләре|эре]] шәһәре&nbsp;— [[Берлин]]. Иң эре [[конурбация]]се исә (берничә үзәкле [[шәһәр агломерациясе]])&nbsp;— мәркәзләре [[Дортмунд]] һәм [[Эссен]] шәһәрләре булган [[Рур өлкәсе]]. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: [[Һамбург]], [[Мюнхен]], [[Кёльн]], [[Майндагы Франкфурт]], [[Штутгарт]], [[Дүюссельдорф]], [[Лейпциг]], [[Бремен]], [[Дрезден]], [[Һанновер]] һәм [[Нүрнберг]].
Юл номеры - 43:
Б. э. к. 1-меңъеллык азагында Алманиядә урнашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар. [[Халыкларның Бөек күченеше]] дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калган.
 
Алман кабиләләре [[Скандинавия бронза дәвере]]ндә һәм [[Рим империясенә кадәрге тимер дәвере]]ндә [[этногенез|формалашкан]] дип санала. Б. э. к. 1 гасырдан башлап, көньяк Скандинавия һәм төньяк Алманиядән алар көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба киңәеп, [[Галлия]]дә яшәүче [[кельтләр|кельт]] кабиләләре, һәм [[Үзәк Аурупа|Үзәк]] һәм [[Көнчыгыш Аурупа]]да яшәүче [[иран халыклары|иран]], [[балтлар|балтыйк]] һәм [[славян халыклары|славян]] кабиләләре белән бәйләнешкә керәләр<ref>{{cite book |first =Jill N. |last = Claster |title =Medieval Experience: 300–1400 |publisher =New York University Press |year =1982 |page =35 |isbn=0-8147-1381-5}}</ref>. Император [[Октавиан Август]] хакимлек иткән чорда, [[Рим империясе]] Германияне (римлылар якынча [[Рейн]] елгасы белән [[Урал тавы]] арасында урнашкан өлкәләрне шулай атый) яулап алу эшенә керешә. Әмма безнең эраның 9 нчы елында, [[Публий Квинктилий Вар]] җитәкләгән өч [[Рим легионы]], Тевтобург урманында урын алган [[Тевтобург урманындагы бәрелеш|бәрелештә]] [[херусклар кабиләсе]] башлыгы [[Арминий]] җитәкләгән гаскәргә җиңелә. Безнең эраның 100 нче елына алман кабиләләре хәзерге Алманиянең зур өлешендә — Рейн һәм [[Дунай]] елгалары арасындагы өлкәдә — төпләнгән була инде. Бу вакытта язылган мөһим тарихи әсәрләрдән [[Публий Корнелий Тацит]]нең ''[[Германия (Тацит)|Германия]]'' әсәрен атамыйча булмый. Рейннан сулдарак, һәм Дунайдан көньяктарак урнашкан җирләр исә — шул исәптән хәзерге [[Аустрия|Австрия]], [[Баден-Вюрттемберг]], көньяк [[Бавария]], көньяк [[Һессен]] һәм көнбатыш [[Рейнландия]] — Рим империясе составында булалар, төгәлрәк әйткәндә, [[Норик]], [[Реция]], [[Югары Германия]] һәм [[Түбән Германия]] провинцияләре составында. Алман кабиләләре һәм Рим империясе арасында гасырлар буе дәвам иткән сугыш [[Рим-Алман сугышлары]] я, гадичә, [[Алман сугышлары]] исеме астында билгеле<ref name="9-13">Fulbrook, Mary (1991). ''A Concise History of Germany.'' Cambridge University Press. {{ISBN|978-0-521-36836-0}}, pp. 9–13.</ref><ref>{{cite book |last1=Fichtner |first1=Paula S. |title= Historical Dictionary of Austria |url= https://books.google.com/books?id=ilyK1_1f0zYC |edition= 2nd |volume=Volume 70 |publisher= [[Scarecrow Press]] |date=2009 |isbn= 978-0810863101 |ref={{sfnref|Fichtner|2009}} |p=xlviii |postscript=: "When the Romans began to appear in the region, shortly before the beginning of the Christian era, they turned Noricum into an administrative province, which encompassed much of what today is Austria."}}</ref><ref>{{cite journal|last=Modi|first=J. J.|title=The Ancient Germans: Their History, Constitution, Religion, Manners and Customs |url=https://archive.org/stream/TheJournalOfTheAnthropologicalSocietyOfBombay/The-Journal-of-the-Anthropological-society-of-Bombay#page/n651/mode/2up |journal= The Journal of the Anthropological Society of Bombay |date=1916 |volume=10|issue=7 |p=647 |quote=Raetia (modern Bavaria and the adjoining country)}}</ref><ref>{{cite book |last=Rüger |first=C. |editor1-last= Bowman |editor1-first= Alan K. |editor2-last=Champlin |editor2-first= Edward |editor3-last=Lintott |editor3-first= Andrew |chapter= Germany |chapter-url=https://books.google.com/books?id=JZLW4-wba7UC&pg=PA528 |title= The Cambridge Ancient History: X, The Augustan Empire, 43 B.C. - A.D. 69 |volume= Volume 10 |edition=2nd |isbn=0-521-26430-8 |publisher= Cambridge University Press |origyear= 1996 |year=2004 |ref={{sfnref|Rüger|2004}} |pp=527–28}}</ref>.
 
[[File:Franks expansion.gif|thumb|230px|Франк корольлеге һәм аның киңәюе. 843 нче елда корольлек өч өлешкә бүленә. [[Көнбатыш Франкия]] (зәңгәр төстә) һәм [[Көнчыгыш Франкия]] (кызыл төстә) — [[Франса|Франция]] һәм Алманиядән элгәре дәүләтләр.]]
Юл номеры - 71:
1517'дә [[Виттенберг]] шәһәре рухание [[Мартин Лютер]], [[Рим католик чиркәве]]н тәнкыйтьләп, 95 маддәлек [[95 тезис|мәкалә]] язып чыга. Бу вакыйгадан католик чиркәүгә каршы хәрәкәт — [[протестант реформациясе]] башлана. Реформация дәверендәге массакүләм хәрәкәтнең иң югары ноктасы 1524—1526 еллардагы крәстияннәр сугышы була{{чыганак юк}}. 1555 нче елда имзаланган [[Аугсбург солыхы]] [[лютерчылык]]ны (лютеранизм, лютеранлык) католицизм белән тигез хокуклы дин дип таный, әмма бер җирдә идарә итүче кенәзнең дине ул җирдә яшәүче халык дине белән бер үк булырга тиеш дип тә карар итә. Бу принцип тарихта латин телендәге «[[Cuius regio, eius religio]]», ягъни «кемнең иле — шуның дине» гыйбарәсе белән аталган принцип буларак билгеле. Аугсбург килешүе башка дини тәгълиматларны исәпкә алмый: мисал өчен, [[кальвинчылык]] бидгать (ересь) булып санала бирә. 1583 нче елда [[Көльн курфүрстлыгы]]ндагы вакыйгадагы кебек рухани җитәкче бер диннән икенче дингә күчсә нишләргә икәнлеге дә аңлатылмый. 1583—1588 нче елларда барган [[Көльн сугышы]]ннан алып, [[Утыз еллык сугыш]] (1618—1648) тәмамланганчыга кадәр аралыкта дини низаглар нәтиҗәсендә Алмания зур югалтулар кичерә<ref name=Philpott>{{cite journal|last=Philpott|first=Daniel|title=The Religious Roots of Modern International Relations|journal=World Politics|date=January 2000|volume=52|issue=2|pages=206–245|doi=10.1017/S0043887100002604}}</ref>. Утыз еллык сугыш Алмания кенәзлекләрендәге халык санын якынча 30 процентка, ә кайбер өлкәләрдә 80 процентка кадәр киметә<ref>{{cite book |title=The Savage Wars of Peace: England, Japan and the Malthusian Trap |first=Alan |last=Macfarlane |publisher=Blackwell |year=1997 |page=51 |isbn=978-0-631-18117-0}}</ref>. Әлеге сугыш [[1648 ел|1648 нче елгы]] Вестфалия солых шартнамәсе белән тәмам була<ref name=Philpott />. 1648'дән соң Алман хакимнәре үз рәсми диннәре итеп католицизм, лютеранизм я кальвенизмны сайлый ала<ref>Реформациянең Изге Рим империясенә йогынтысы хакында күбрәк мәгълүмат өчен, түбәндәге китапны карагыз: [[Hajo Holborn]], ''A History of Modern Germany, The Reformation'', Princeton N.J., Princeton University Press, 1959, chapters 6–9 (pp. 123–248).</ref>.
 
18 нче гасырда Изге Рим империясе 1800 тирәсе [[Изге Рим империясе дәүләтләре|өлкәдән (дәүләттән)]] тора<ref>{{cite book|author=Gagliardo, G|title=Reich and Nation, The Holy Roman Empire as Idea and Reality, 1763–1806|publisher=Indiana University Press|year=1980|pages=12–13}}</ref>. Якынча 1450—1555 нче елларда барган империаль реформа кысаларында катлаулы кануннар системасы төзелә. Әлеге кануннар кабул ителү нәтиҗәсендә, [[Рейхстаг (Изге Рим империясе)|рейхстагта]] тавыш бирү хокукына һәм үз өлкәләрендә шактый киң автономиягә ия, бу өлкәләрнең рухани я дөньяви җитәкчелеген гәүдәләндерүче [[Империя тәбәкалары|яңа тәбәка]] (сословие) барлыкка килә. 1438 нче елдан алып 1740 нчы елга — император [[Карл VI (Изге Рим императоры)|Карл VI]] вафатына чаклы — Изге Рим империясе императоры таҗы (башка шактый Аурупа дәүләтләрендәге кебек) [[Габсбурглар|Һабсбурглар]]да була. Карл VI'ның да, аның абыйсының да ир балалары булмый. Бу Һабсбурглар хакимияте өчен җитди проблема була, чөнки ул вакыттагы тәртипләргә күрә, бер династия җирләре нәселдән нәселгә ир балалар аша гына күчеп килә. Моңа карамастан, Карл VI курфюрстларны (император сайлау хокукына ия кенәзләрне) Һабсбургларга караучы җирләрне үзенең кызына мирас итүне рөхсәт итәргә һәм, гомумән, империя белән идарә итүне Карл VI'ның кызы [[Мариа Тереза]] аша Һабсбурглар кулында калдыруга риза булырга күндерә һәм бу карарны кәгазьгә төшереп, 1713 нче елда тарихка «[[Прагматик санкция]]» дип кереп калган фәрман чыгара. Изге Рим империясенең башка дәүләтләре һәм күрше империяләр башта бу карар белән килешсәләр дә, бераздан алар арасында империядә җитәкчелек итү хокукы өчен һәм, гомумән, Һабсбурглар биләмәләре өчен көрәш башлана. Изге Рим империясе эчендә төп көндәшлек Һабсбурглар династиясенең төп йорты саналган [[Аустрия|Австрия]] белән [[Пруссия]] арасында була. 1740 нчы елдан алып Алмания тарихы беренче чиратта менә шул ике дәүләтнең көрәше белән бәйле. Әйтелгәнчә, бу катлаулы вазгыятькә Изге Рим империясенә күрше булган дәүләтләрнең мәнфәгатьләре дә килеп кушыла. Моның нәтиҗәсе — 1740 нчы елдан алып 1748 нче елга кадәр бик күп дәүләтләр арасында барган, хәзер «[[Австрия мирасы өчен сугыш]]» дип аталучы сугыш. Әлеге сугыш [[Аахен солыхы]] белән тәмамлана.
 
Башта 1772 нче, аннан янәдән 1793 нче һәм 1795 нче елларда ике иң көчле алман дәүләте — Пруссия һәм Австрия, [[Русия империясе]] белән бергә, [[Польшаны бүлгәләү]]дә катнаша һәм [[Реч Посполита]]ның җирләрен үзләренә куша. Бу бүлгәләүләр нәтиҗәсендә, миллионнарча поляк кешеләре ике алман монархиясенең табигъларына әйләнә. Моңа карамастан, аннексияләнгән җирләр Пруссия корольлеге һәм Һабcбург патшалыгына керсәләр дә, де-юре алар Изге Рим империясе өлеше дип саналмыйлар<ref>{{cite book |first1=Robert |last1=Bideleux |first2=Ian |last2=Jeffries |title=A History of Eastern Europe: Crisis and Change |publisher=Routledge |year=1998 |page=156}}</ref><ref>{{cite book |first1=Judy |last1=Batt |first2=Kataryna |last2=Wolczuk |title=Region, State and Identity in Central and Eastern Europe |publisher=Routledge |year=2002 |page=153}}</ref>. [[Бөек француз инкыйлабы|Француз инкыйлаб сугышлары]] чорында һәм [[Наполеон]] хакимлек иткән елларда дөньяви азат империя шәһәрләренең күпчелеге билгеле бер нәсел биләмәләренә кертелә; чиркәүгә караган җирләр дә дөньявиләштерелә һәм аннексияләнә. 1803—1804 елларда [[Наполеон]], Алманиянең көнбатышындагы кече дәүләтләрне басып алып, үз протектораты астында [[Рейн берлеге]]н барлыкка китерә. 1806'да ''Империя'' юкка чыга; алман дәүләтләре, аерым алганда [[Рейн конфедерациясе|Рейнланд дәүләтләре]], Франция йогынтысына күчәләр. [[1812 елгы сугыш]] барышында Русия гаскәрләре Алманияне [[Наполеон]] хакимлегеннән азат итә. 1815 нче елга кадәр барган [[Наполеон сугышлары]] барышында Франция, Русия, Пруссия һәм Һабсбурглар алман дәүләтләрендә гегемонлыкка ия булу өчән көрәш алып бара<ref>Fulbrook 1991, p. 97.</ref>.
Юл номеры - 171:
тәбәнәк, кайбер түбәләренең генә биеклеге 3000 м га җитә. Альп таулары итәгендә кеше кулы тимәгән табигать яхшы сакланган, ул тыюлыклар һәм милли парклар рәвешендә саклана.
 
Алмания төньякта [[Дания]], көнчыгышта [[Пүлшә|Польша]] һәм [[Чехия]], көньяк һәм көньяк-көнчыгышта [[Аустрия|Австрия]], көньякта [[Эсвичрә|Швейцария]], көньяк-көнбатышта [[Франса|Франция]], көнбатышта [[Люксембург]] һәм [[Билгия|Бельгия]], төньяк-көнбатышта [[Нидирлан|Нидерландлар]] белән чиктәш. Төньякта [[Төньяк диңгез|Төньяк]] һәм [[Балтыйк диңгезе|Балтыйк]] диңгезләре суы белән юыла.
 
Гыйнварның уртача температурасы 1,5&nbsp;°C тан (тигезлекләр) — минус 6&nbsp;°C кача (таулар). Июльнең уртача температурасы 18&nbsp;°C тан 20&nbsp;°C кача. Еллык явым-төшем микъдары 600-800 мм. Биек [[тау]]ларда [[җәй]] салкын, явым-төшем микъдары 1000-2000 мм.