Крит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Новая страница: «'''Крит''' (грек.Κρήτη) — Грециянең иң зур, ә Урта диңгезнең зурлыгы бенча 5 нче диңгезе, Ауру...»
 
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6:
 
== Тарих ==
[[Файл:Gortys Law Code.jpg|thumb|<center>Гортинада Тимпаки һәм Агиа Варвара арасындагы «Зур Язу» таш тактасы</center>]]
[[Файл:Law_Code_of_Gortyn.PNG|thumb|<center>Гортинадан 12 баганалы шәһәр кануннарының комплектлы күчерелмәсе</center>]]
 
''Төп мәкалә: [[Крит тарихы]]''
 
 
Критта кешеләр тарихы б.э.кэ 7000 елларда, [[неолит]] чорында башлана. Шул вакытларда, яшәүчеләре авыл хуҗалыгы һәм терлекчелк белән шөгыльләнгән, беренче тораклар барлыкка килгән. Алар таш өйләрдә, сирәк кенә мәгарәләрдә яшәгәннәр. Илифииас (Ειλειθυίας), Стравомити (Στραβομύτη), Эллиноспилио (Ελληνοσπήλαιο) мәгарәләрендә эш, сугыш кораллары, таштан һәм сөяктән пычаклар, шулай ук, уңдырышлылык алиһәсенә багышланган дини әсбаплар да табыла.
Б.э.к. II ел башына Крит утравында, [[Кносс]], [[Фест (шәһәр)|Фесте]], [[Малья]] һәм [[Зарко]] шәһәрләрендә үзәкләре булган, дүрт җирле патшалык барлыкка килә.
 
[[Файл:Gortys Law Code.jpg|thumb|<center>Гортинада Тимпаки һәм Агиа Варвара арасындагы «Зур Язу» таш тактасы</center>]]
[[Файл:Law_Code_of_Gortyn.PNG|thumb|<center>Комплектная копия 12 столбецов городского закона от Гортине с бустрофедоне</center>]]
 
== География ==
Юл номеры - 26:
* Диктей яки Ласифий таулары (2148 м га хәтле).
 
Критта, эшкәртү өчен җитәрлек сулы һәм уңдырышлы туфраклы, тауда урнашкан җирләр күп. Аларның иң эреләре: Ласифий, Омалос һәм Нида яссытаулыклары. Шулай ук тауларда, элек культ урыны буларак кулланылган, мәгарәләр күп.Иң мөһим мәгарәләрдән түбәндәгеләрне атап була: Диктей, Идей, Мелидон (Апокорон виләятендә), Омалос (ном [[Ханья (ном)|Ханья]]) һәм Сентони (ном [[Ретимнон (ном)|Ретимно]]) мәгарәләре.
 
Меңәрләгән тегермәннәре белән Лассити яссытаулыгы - Крит авыл хуҗалыгы үзәге - диңгез өслегеннән 850 га хәтле биеклектә төзелгән, тау авыллары белән әйләндереп алынган. Анда Диктееон Андрон мәгарәсе урнашкан(анда риваятьләр буенча борынгы грек иләһләренең атасы - Диас ([[Зевс]]) туган).
 
Критта елгалар әз һәм алар кечкенәләр, берничә күл бар, иң зурысы - Курна, [[Апокорон]] виләятендә.
 
Крит ике климатик өлкәдә урнашкан - Урта диңгез һәм Төньяк-Африка зоналары. Утрауда климат уртача, дымлылык - диңгезгә якынлыкка карап, югары булырга мөмкин. Кыш җылы, ләкин җилле. Тигезлекләрдә кар яумый диярлек, ә таулы өлкәләдә ул еш күзәтелә. Җәй дәвамында җылылык 20 дән 30 °кача. Критның көньяк яр буенда Төньяк-Африка климатик зонасы булу сәбәпле, җәен температура югарырак, ә кышлар җылырак.
 
 
== Икътисад ==
Элек Крит икътисады, нигездә, авыл хуҗалыгына нигезләнгән була, ләкин 70 еллар үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә, хәл үзгәрә башлый. Сәнәгый өлкәдә төшү, ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсеш күзәтелә. Крит икътисадының 3 өлкәсе дә(авыл хуҗалыгы, эшкәртү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре) үзара берләшкәннәр һәм бер-берсенә бәйлеләр. Эшсезлек 4 % тирәсе (Греция буенча 8 %). Грециянең башка өлкәлрендәге кебек үк, монда да зәйтүн үстерү икътисадта мөһим урын алып тора.
 
== Транспорт ==
 
=== Һава транспорты ===
 
Утрауда өч аэропорт бар:
 
* Ираклион ([[Никос Казандзакис (аэропорт)|Никос Казандзакис]]), халыкара, код [[IATA]] HER
* [[Ханья (аэропорт)|Ханья]], халыкара, код CHQ
* [[Сития (аэропорт)|Сития]], җирле, код JSH
 
=== Диңгез транспорты ===
 
Күпсанлы паромнар Критның төньяк яр буен [[Пирей]] һәм Эгей диңгезенең башка утраулары белән тоташтыралар. Төп портлар - [[Ираклион]] һәм [[Ханья]]. Шулай ук, Кроме того, [[Палеохора]] һәм Критның көньяк-көнбатышындагы [[Хора Сфакион]] һәм [[Гавдос]] утравы арасында диңгез юллары бар.
 
=== Автомобиль транспорты ===
 
Критның төп автоюлы - бөтен утрау буенча, төньяк яр буеннан үтүче Яңа Милли юл. Ул [[Киссамос]]тан алып [[Сития]]гә хәтле төп шәһәрләрне тоташтыра. Аңа, утрауның үзәгендәрәк урнашкан, торак урыннарына җирле юллар чыга.
 
== Города ==
[[Файл:AgiosNikolaos.jpg|thumb|350px|Айос-Николаос]]
 
Критның эре шәһәрләре:
 
* [[Ираклион]] — утрау [[башкала]]сы (халкы 275000)
* [[Ханья (шәһәр)|Хания]] (халкы 139000)
* [[Ретимнон]] (халкы 69290)
* [[Иерапетра]] (халкы 21025)
* [[Айос-Николаос (Крит)|Агиос-Николаос]] (халкы 19000)
* [[Сития]] (халкы 9075)
 
== Территориаль бүленеше ==
[[Файл:Kreta topo prefekturen inseln.jpg|thumb|350px|Территориальное деление Крита]]
 
Крит утравы — Греция [[Грециянең административ бүленеше|периферияләренең]] берсе. Дүрт [[ном]]нан тора:
 
* [[Ханья (ном)|Ханья]]
* [[Ираклион (ном)|Ираклион]]
* [[Ласитион]]
* [[Ретимнон (ном)|Ретимно]]
 
== Шулай ук кара ==
 
* [[Крит тарихы]]
* [[Крит миөселманнары]]
* [[Миной цивилизациясе]]