Брауншвейг: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Айгөл (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
{{ТП/ВМ
|халәт= шәһәр
|татар исеме=Брауншвейг
Юл номеры - 29:
}}'''Брауншвейг''' ({{lang-de|Braunschweig}}) — Төньяк [[Алмания]]нең [[Түбән Саксония]] федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг зурлыгы буенча Түбән Саксониянең Ганновердан соң икенче шәһәре булып тора. 2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз оберцентрыларының берсен төзи.
 
Брауншвейгның килеп чыгышы тамырлары белән IX гасырның башына барып тоташа. [[Генрих Лев]] идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза берлегенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.
 
1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда республика таралгач, Брауншвейг яңа ясалган Түбән Саксония җиренә керә.
 
Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге - Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. [[Аурупа берлеге|Ауропа берлегендә]] 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде.
 
== Сәгать кушагы ==
Юл номеры - 42:
'''<big>Географик урнашуы</big>'''
 
Брауншвейг [[Алмания|Германиянең]] төньяк өлешендә урнашкан. Шәһәр аша [[Окер]] елгасы ага. Көньягында бөя төзелгән, шулай итеп [[Окер]] шәһәрнең үзәген көнбатыш һәм көнчыгыш якларыннан урый (бу [[Урта гасырлар|Урта гасырларда]]да шәһәрне яхшырак яклау өчен эшләнде) һәм шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә бер агымга берләшә. Әлеге бөя түбәнрәк урнашкан башка икесе белән бергә шәһәр эчендә елга суының дәрәҗәсен җайга сала. Шулай ук шәһәр аша [[Шунтер]] елагасына кушыла торган Вабе елгасы һәм аның Миттельриде кушылдыгы ага.
 
2006 нчы елга шәһәр мәйданы 192 км<sup>2</sup> тәшкил итә һәм 98 км озынлыктагы шәһәр чиге белән уратыла. Халык саны һәм мәйдан зурлыгы буенча Брауншвейг Түбән Саксониядә 2 нче, Алманиядә 27 нче шәһәр. Шәһәрнең төньяктан көньякка озынлыгы 19,1 км, көнчыгыштан көнбатышка — 15,7 км. Уртача биеклеге — 75 м. Шәһәр үзәге диңгез биеклегеннән якынча 70 метр биеклектә урнашкан; иң югары ноктасы — Гейтельдер Берг (111 м), иң түбән ноктасы — шәһәрнең төньяк-көнбатышында урнашкан Окерның иске үзәне (62 м).
Юл номеры - 52:
 
=== Климат ===
Брауншвейг уртача климат зонасында, континенталь климаттан диңгез климатына күчү чигендә урнашкан. Уртача еллык температура 8,8 &nbsp;°C тәшкил итә, уртача еллык һава дымлылыгы 79% тигезләшә. Елда салкын көннәр саны (температура 0&nbsp;°C түбән, 74 көн) эссе көннәр саныннан (температура 25 &nbsp;°C югары, 25 көн) шактый арта. Ел эчендә Брауншвейгта якынча 618 мм явым-төшем була.
 
== Тарих ==
 
=== Шәһәргә нигез салынуы Урта гасырлар ===
Брауншвейгка Саксония графы Бруно II нигез сала. Шәһәрнең баштагы исеме - Брунсвик - Бруноның үз исеменнән һәм күчмә пункт, складлар һәм сәүдәгәрләрнең ял итү урыны - вик сүзеннән кушылып ясалган. Әлеге максатлар өчен бу урын бик яхшы туры килә иде, ул Окер елгасы аша кичү урынында урнашкан була. Документаль рәвештә шәһәр беренче тапкыр 1031 елда Магникирхе чиркәвен изгеләндерү язмасында Брунесгвик исеме астында искә алына.
 
Генрих Лев вакытында Брауншвейг берничә районлы (Вайхбильде дип аталган) күәтле шәһәр булып усә. Өстәмә рәвештә монастырь бистәсенең ике махсус районы бар иде. Һәрберсендә ратуша һәм гыйбадәтханә бар.
Юл номеры - 68:
Суднолар йөрешле елга буенда урнашканга күрә, Брауншвейг мөһим сәүдә шәһәренә, ә XIII гасырдан Ганза әгъзасына әйләнә.
 
Брауншвейг-Люнебург герцоглыгы Генрих Лев заманасында Вельфлар биләмәсенең өлеше була. Соңыннан герөоглык мирас бүлү нәтиҗәсендә төрле вак кнәзлекләргә таркала. XIV гасырда Брауншвейг-Вольфенбюттель кнәзлеге барлыкка килә. Ирекле шәһәргә Брауншвейг якынча 1430 елда әйләнә, һәм вельф феодаллары үз резиденцияләрен якындагы Вольфенбюттельгә күчерәләр.
 
Гент һәм Париж белән беррәттән Брауншвейг соң Урта гасырларда Европаның иң тынгысз шәһәрләрнең берсе булып санала. Конституцион конфликтлар һәрвакыт Брауншвейгта "Шихтен" - катламнар - дип аталучы революцион гражданлык дулкынланулар дәрәҗәсенә үстеләр.
 
1671 елда шәһәр янә кенәз хакимияте астына эләгә, ә 1753 елда герцоглар үз резиденцияләрен Брауншвейгка кире кайтаралар. Әлеге вакытка яңа Брауншвейг резиденциясен төзү туры килә. Вольфенбюттельдән ерак булмаган Зальцдалумда барокко стилендә бакчалы резидеция булдырган герцог Антон Ульрихе заманында Брауншвейг барокко чорында эз калдыра. Кайчандыр әлеге сарайны бизәүче сәнгать әсәрләре соңрак Брауншвейгтагы герцог Антон Ульрихе Музеен тәшкил иттеләр.
 
=== Брауншвейг герцоглыгы ===
1806 елда Брауншвейг герцогы генерал-фельдмаршал Карл Вильгельм Фердинанд Йена һәм Ауэрштедт янынадгы сугышта яраланып һәлак булган. 1807 елдан 1813 елга кадәр Брауншвейг Наполеон гаскәрләре басымы астында була һәм Вестфалия корольлеге өлеше була. Вена конгрессы (1814) карары буенча Брауншвейг герцоглыгы торгызыла.
 
Вильгельм III үлеменнән соң герцоглык белән Берлин билгеләгән регентлар идарә итә. 1871 елда герцоглык Пруссия хакимлеге астындагы Алмания мәмләкәтенә керә. 1913 елның 24 маенда Виктория Луиза (кайзер Вильгельм II кызы) һәм принц Эрнст Август Брауншвейг-Люнебургның өйләнүшүе Гогенцоллерн һәм Вельфлар нәселләренең дуслашуына китерде, һәм соңгылары янә идарә итә башладылар.