Органик химия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 3:
'''Органик химия''' – [[күмер тудыргыч]] кушылмаларын, аларның төзелешен, химик әверелешләрен өйрәнә торган химия бүлеге. Органик матдәләрнең составына, башка элементлар белән беррәттән, һәрвакыт [[күмер тудыргыч]] керә. Иң күп кушылмаларны [[күмер тудыргыч]] органогеннар белән ясый ([[су тудыргыч|H]], [[Азот|N]], [[әче тудыргыч|O]], [[Күкерт|S]], [[Фосфор|P]]).
 
Органик матдәләр составына, [[күмер тудыргыч]] белән беррәттән, еш кына [[су тудыргыч]], [[әче тудыргыч]] һәм азот керә; ә инде күкерт, фосфор, галогеннар һәм башка элементлар чагыштырмача сирәк очрый. Билгеле булган [[органик кушылмалар]] саны берничә миллион исәпләнә, органик булмаган матдәләрнең саны исә шактый ким. Химик элементлар арасында тик [[күмер тудыргыч]] кына шулкадәр күп кушылмалар бирә.
 
Органик матдәләр барлык [[үсемлекләр|үсемлек]] һәм [[хайваннар|хайван]] [[организм]]ында, димәк, без туклана торган азык (икмәк, ит, яшелчәләр һ. б.) составында да бар, кием тегү өчен материал булып хезмәт итәләр, төрле ягулыклар барлыкка китерәләр. Органик матдәләрне без дару, буягычлар, ашлыкларны корткычлардан саклау чарасы һ. б. сыйфатында файдаланабыз.
 
Органик матдәләрнең барысы да диярлек янучан һәм җылытканда җиңел таркалалар. Яндырганда [[күмер тудыргыч]] (IV) {{comment|әчемәсе|оксиды}} хасил булудан яки кыздырганда матдәнең күмерләнүеннән аның [[органик кушылмалар]] рәтенә керүен бик җиңел белергә мөмкин.
 
Органик һәм органик булмаган матдәләр арасында кискен чик юк. [[Күмер тудыргыч]] оксидлары, карбонат кислотасы, аның тозлары һәм кайбер башка матдәләр, үзләрендә [[күмер тудыргыч]] булуга карап, органик матдәләр рәтенә керергә тиеш булсалар да, үзлекләре ягыннан шундый типтагы органик булмаган матдәләргә якынрак торалар, һәм аларны, гадәттә, органик булмаган химиядә өйрәнәләр.