Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Eniisi Lisika (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
clean up using AWB
Юл номеры - 79:
|-
|}
'''Этано́л''' (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы, [[Углерод|C]]<sub>2</sub>[[Водород|H]]<sub>5</sub>[[әче тудыргыч|O]][[Водород|H]] формулалы спирт (C<sub>2</sub>H<sub>6</sub>O), башкача: CH<sub>3</sub>-CH<sub>2</sub>-OH, бератомлы спиртлар [[гомологик рәт]]енең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча.
 
Иске, 1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ аңа икенче, тулырак билгеләмә биргән. Этил спирты — үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә.<ref name="Эчүчелектән ничек биздерергә">[http://dakazan.ru/2010-08-25/ehch%D2%AFchelekt%D3%99n-nichek-bizdererg%D3%99/ Эчүчелектән ничек биздерергә?]</ref>
 
Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см3), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәм {{comment|нәорганик|органик булмаган}} матдәләрне яхшы эретә.<ref>http://tatar.org.ru/kurs/10-11-himiya/cyr_111.php</ref>
 
Алкогольле эчемлекләрнең актив компоненты, [[депрессант]] — кешенең [[үзәк нерв системасы]]н төшенкелеккә этәрә торган [[психоактив матдә]]<ref>{{cite journal|author=Chastain G|title=Alcohol, neurotransmitter systems, and behavior|journal=The Journal of general psychology|volume=133|page=329|year=2006|pmid=17128954|doi=10.3200/GENP.133.4.329-335|issue=4}}</ref>.
 
Медицинада [[антисептик]], төрле [[дару]]лар нигезе булуы белән кыйммәтле.
 
Этил спирты шулай ук [[ягулык]], буяу эреткеч һәм спиртлы [[термометр]]ларда тутырма буларак кулланыла.
Юл номеры - 104:
<ref name="Эчүчелектән ничек биздерергә"/>
 
2010 елда Русиянең «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, алкоголь, наркотик һәм башка төрле исерткеч матдәләр кулланган кешеләргә бөтенләй рульгә утырырга ярамый. Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Аңарчы әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.
 
Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый.
Юл номеры - 115:
Эчкечелек белән көрәшне сабый балалардан башларга кирәк һәм беренче итеп алар рационыннан кефирны алырга, өлкәннәрдә аның куллану микъдарын кискен киметергә чакыралар.
 
Бу яңа ачыш түгел. [[Ленинград]] шәһәре башкарма комитетының 596нчы карарында балалар рационындагы кефирны башка төр [[сөт]] ризыгы белән алыштыру турында сүз бара. Сәбәбе — кефирның составында спиртлы эчемлек булуы. СССРда ел саен 1 млн. тоннадан артык кефир җитештерелгән һәм халыкның яртысы мәҗбүри рәвештә 1 мең тонна этанол эчкән. [[Көнбатыш Европа]] илләрендә һәм [[АКШ]]та, шулай ук Көнчыгышта ([[Япония]], [[Тайвань]]) әче сөт ризыклары дрожжи белән әчетүсез әзерләнә. СССРдан аермалы буларак, башка илләрдә киң таралган әче [[сөт]] ризыгы булып йогурт тора. Ул шул ук технологияләр буенча әзерләнә, әмма чүпрә кушылмый. Һәм анда алкоголь юк.
 
Бу проблема өстендә эшләгән бер төркем галимнәр 1980 елларда ук КПСС Үзәк комитетына, СССР һәм РСФСР Министрлар Шурасына, СССР Югары {{comment|Шурасы|Советы}} Президиумына барлык сәбәпләрне ачып салып, яшерен рәвештә балаларны алкоголиклаштыруны туктатуны сорап хат юллаган. Берничә айдан аларга кефирда этанолның бик аз микъдарда булуын, шул сәбәпле борчылу урынсыз икәнен белдергән җавап хаты килә. Арыш ипиендә дә этанол бар диелә анда.<ref name="Кефир эчмә – алкаш булырсың!">[http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html Кефир эчмә – алкаш булырсың!]</ref>
Юл номеры - 131:
 
==Этил спирты җитештерү==
Этил спирты — углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.
 
Этил спиртын алуда төп чыганак булып [[бөртеклеләр]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]] һәм шулай ук [[кәгазь]] һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар, [[синтетик каучык]] әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менә [[аракы]] җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш. [[Аракы]]ның тәме спиртка бәйле. Кайберсен төрле чистарткычлар аша чыгаралар, үсемлекләр кушалар. Спирт заводының чималы начар икән, аракысы да шундый. Аракы заводларының эш технологиясе катлаулы, аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Хөкүмәткә аракы заводлары чыгарган эчемлекнең үзкыйммәте 5-10 сумга төшә. Әгәр инде чимал итеп агач спирты яки нефтьтән эшләнгәне кулланылса, бөтенләй зур табыш бирә.
 
[[Русия империясе]]ндә өчпочмаклы шешәләрдә спирт сатканнар, аны шкалик дип атаганнар. Иң бәләкәе 300 грамм, калганнары — 400-600 миллилитр. [[Пыяла]]сы калын шешәләр ничектер яшел төс алганнар, “яшел елан” дигән гыйбарә дә шуннан калган.
 
[[1895 ел]]да 80 градуслы спиртлы эчемлекне “казенное вино” дип атыйлар. [[Бодай]]дан, [[арыш]]тан куылганнар “хлебное вино” була. Совет елларын да, сугышка кадәр игенгә кытлык кичергән чорда спиртны агачтан гидролиз ысулы белән таба башлыйлар.