Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
энциклопедик стиль
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 5:
[[Файл:RU060 09.jpg|мини|180px|left|Семён Дежнёвның Русия почтасы маркасындагы сурәте]]
Мондый оешканлык һәм сугышчан рух чукчаларда хәтта тәкәбберлеккә һәм башка халыкларга түбәнсетеп карауга да нигез салган. Бу халыкның фольклорында әле бүген дә “кешеләр” сүзе белән ике генә кавем атала — чукчалар үзләре һәм урыслар. Соңгылары да әле хәрби корал ягыннан өстенлекле булулары аркасында гына хөрмәт ителә: урысларның металлдан ясалган кылычлары ( чукчаларча — “үткен тимерләре”) һәм еракка ата торган мушкет-мылтыклары (“утлы уклары”) җирле халыкларда булмаган, алар бары тик гади ук-җәя һәм сөяк очлы сөнгеләр белән генә сугышканнар.

Чукчаларның урыс илбасарлары белән беренче бәрелеше 1642 елда саха-чукча җирләренең шартлы чиге булып саналган Алазөя елгасы (сахача — Алаһыай) янында була. Сахалар нигездә буйсындырылгач, бу якларга көнбатыштан атаман Иван Ерастов җитәкләгән казаклар килеп җитә. Кайбер чыгынакларда, урыслар бу халык белән 1638 елда ук, Колыма елгасы тамагына барып җиткәч танышкан булган, диелә. Әмма чукчалар турында беренче тәфсирле мәгълүмат сәяхәтче һәм тикшеренүче Михаил Стадухин кулы белән 1643-1646 елда язылган. Бу елларда ул һәм казак Дмитрий Зырян җитәкләгән төркем Түбән Колыма һәм Урта Колыма кышлакларына нигез салган һәм шунда яшәгән. Янәшәдәге юкагирларны буйсындыру һәм ясак түләргә мәҗбүр итү дә шул елларга карый.
1649 елда атаман Семён Дежнёв Анадырь елгасы агып чыккан җирләрдә кышлак кора һәм өч ел дәвамында аны баструк итеп зурайта. Шулай итеп, илбасарлар бу төбәкнең төп хуҗалары булган чукчалар җиренә барып чыгалар.

== Баскынчылар һөҗүмнәре ==
Юл номеры - 16:
Ике отряд та патша күрсәтмәләрен үтәми һәм җирле халыкны үгетләү белән шөгыльләнми, көч куллануны өстен күрә. Павлуцкий җитәкләгән отряд аеруча рәхимсез була. Бу хакта майор дәрәҗәсе алган илбасар болай мактанып язып калдырган: “Чукоч, не призывая в подданство, побил до смерти”. Аның йөзбашы Василий Шипицын 12 чукча аксакалын сөйләшүләр үткәрергә чакыра һәм шунда ук барысын да үтерә. Шулай итеп, урыс гаскәрләре җирле халыкның ышанычын тәмам югалта.

1730 елның мартында чукчалар Шестаков отрядын Егач елгасы янындагы бәрелештә тар-мар итәләр һәм башлыкны юк итәләр. 1744-1746 елларда Павлуцкий отряды белән өч бәрелеш була, чукчалар зур югалтуларга дучар булалар. Шуннан соң алар урысларга турыдан-туры һөҗүм итүдән баш тартып, партизаннар сугышын оештыралар. Шул ук вакытта патша багынлыгын кабул иткән юкагирлар һәм коряклар җирләренә барымталар да үткәрәләр. Ә башкисәр Павлуцкий чукча фольклорына “Якунин” исеме белән кереп кала. Бу сүзнең каян килеп чыкканы билгеле түгел.

Ниһаять, 1747 елда чукчаларның берләшкән отряды Анадырь кирмәнен яулап алуга ирешә. Майорны һәм тагын кырыктан артык казакны юк итәләр. Баскынчыларның утлы кораллары чукчалар кулына эләгә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тупларны, кылыч һәм мылтыкларны тотып та карамаган чукча кешеләре коралның яңа төрләрен бик тиз үзләштерәләр. Хәрби өстенлек җирле халык тарафына күчә.

== Әби патша “мәрхәмәте” ==