Габдрахман Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 31:
[[Новосибирски]]да алты айлык курслар тәмамлап, агитбригада җитәкчесе буларак, Себер авылларында концерт куеп йөри. Менә шунда татар халкының сөекле җырчысы һәм булачак композиторы [[Сара Садыйкова]] белән очрашу Габдрахманның арытабангы язмышын хәл итә. Бу урында Сара апаның кызы — балерина [[Әлфия Айдарская]] китабыннан бер өзек китерү урынлы булыр: {{цитата|автор=|Татар һәм башкорт сәхнәсенең танылган күп осталары иҗади тормышын [[Мәскәү дәүләт татар эшче театры]]нда башлый: [[Александр Ключарев]], [[Газиз Әлмөхәммәтов]], Габдрахман Хәбибуллин. Әнием Себер буйлап йөргәндә, үзе әйтмешли, “искиткеч куәтле һәм сутлы” бас табып кайта.}}
 
Шунда ук “үзебезнең Шаляпин” дип йөртелә башлаган Габдрахман Хәбибуллин Сара Садыйкова бригадасында бераз эшләгәч, Мәскәү татар театры труппасына кабул ителә һәм төп спектакльләргә кертелә. “Галиябану”“[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]” драмасында Хәлилне уйный башлый. Оркестрның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры [[Александр Ключарев]] була.
 
Габдрахманның юлына Ходай кешелекле, ярдәмчел затларны чыгарып тора. Мәсәлән, [[Муса Җәлил]] белән очрашуы, озакка сузылган дуслыгы Тум егетенең иҗади шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый. 1932 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә башкорт студиясе ачылып, Мусаның киңәше буенча Габдрахман шунда укырга керә. Булачак герой-шагыйрь дустының укуын да, сәхнә эшчәнлеген дә игътибарыннан читтә калдырмый. 1934 елдагы бер концерттан соң “Коммунист” гәзитендә ул болай дип яза: {{цитата|автор=|“Тыңлаучылар яраткан җырчысының чыгуын көтә. Менә ул күренә. Һәрвакыттагыча алчак, кыю. Дәртле һәм эре адымнар белән ул сәхнә уртасына чыга. Гадәттәгечә, сизелер-сизелмәс кенә елмая. Ул арада залны аның куәтле тавышы яңгырата башлый... Ул патриотик җыр башкара. Ул җыр чираттагыларның берсе генә түгел. Аның җыры — йөрәктән чыккан ант шикелле”.}}