Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 11:
XVIII гасырның башында чукчалар Ауразиянең төньяк-көнчыгышында илбасарлар буйсындыра алмаган бердәнбер халык булып кала. Патша хакимияте үз казакларына һәм гаскәриләренә кискен бурыч куя: “На оных немирных чюкч военною оружейною рукою наступить”.

1702 елның апрелендә Анадырь приказчигы һәм бояр улы Григорий Чернышевский, ясаклы юкагирларның чукча барымталарына зарлануын сәбәп итеп, үз карамагындагы кәсепчеләрдән һәм җирле халыклардан 134 кешелек отряд төзеп, чукчаларга каршы җибәрә. Аны Алексей Чудинов дигән казак җитәкли. Баскынчылар юлда очраган беренче чукча кышлагын юкка чыгаралар, бер дистә ир-атны үтереп, хатын-кызны һәм балаларны әсир итеп алалар. Патша архивларында тоткынлыкка эләккән чукчаларның бер-берсен һәм үз-үзен үтерүләре турында мәгълүмат бар: “...многие полонённые у них сами давились и друг друга кололи до смерти...”.

Исән калып, качып китә алган коралсыз чукчалар бу хакта башка урыннардагы кавемдәшләренә хабәр итә. Шуннан соң 300 кеше урыс отрядына каршы сугышка чыга. Кискен бәрелештә һәр өч чукчаның икесе һәлак була. Ләкин икенче көнне үк чукчаларның зур отряды дошманны камап ала. Үз лагерена кереп качкан урысларны биш көн буе камалышта тоталар. Шуннан соң урыс отряды яңадан Анадырьга таю юлын таба.

1727 елда патша Сенаты империянең Якутскидагы казак гаскәре башлыгы Афанасий Шестаковның “фикер”ен раслый: “Иноземцев и которые народы сысканы и прилегли к Сибирской стороне, а не под чьею властию, тех под российское владение покорять и в ясачный платеж вводить”. Шулай да, патша хакимияте Себердәге гаскәр башлыкларын кисәтеп куя: “... уговаривать в подданство добровольно и ласкою”.

Чукча җирләренә 400 казактан торган һәм баштанаяк коралланган отряд җибәрәләр, аңа җирле саха һәм коряк сугышчыларын да өстиләр. Барлыгы бер меңгә якын кеше яу чаба. Чукчаларның ук-җәя һәм сөнгеләр белән генә сугышканын исәпкә алсаң, көчләр тигез булмый. Ләкин бу зур гаскәрне җитәкләү өчен, берьюлы ике кешене башлык итеп куялар: Шестаковның үзен һәм Тубыл драгун полкы капитаны Дмитрий Павлуцкийны. Аларның вазифалары һәм вәкаләтләре төгәл билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле, ике тәкәббер башкисәр ызгышып-талашып китә, һәм отряд икегә бүленеп, һәркайсы мөстәкыйль хәрәкәт итә башлый.