Чукчаларның Россия империясенә каршы көрәше: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Suaslamari (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 18:
 
== Әби патша “мәрхәмәте” ==
[[Файл:Kitchen-21-Russia-Chukotka-2823.jpg|300px400px|thumb|Чукотка харитасы (1773)]]
Чукча-урыс каршылыгы әле моннан соң да озак еллар буе дәвам итә. Ләкин илбасарларның тактикасы үзгәрә. Патша указларында болай диелә: “... внушить всему русскому населению Нижне-Колымской части, чтобы они отнюдь ничем не раздражали чукоч, под страхом, в противном случае, ответственности по суду военному...”.<br>
1763 елда Анадырьга яңа комендант килә — полковник Фридрих Плениснер. Биредәге хәлләр белән танышып чыккач, аек акыллы алман хәрбие “чукча партиясен” (җирле халыкны буйсындыру өчен сугыш хәрәкәтләрен) бөтенләй туктатырга тәкъдим итә. Ул чукчаларга каршы бер еллык сугыш чыгымнарының ихтимал булган ясактан 50 тапкыр артыграк булуын дәлил итеп куя. Моңа кадәр ни акча саный белмәгән, ни кеше гомерләрен кызганмаган патша хакимияте чит ил хәрбие белән килешә, Сенат карарында бу кампания турында, “бесполезна и народу тягостна”, диелә. 1765 елда патша гаскәрләре һәм күчереп утыртылган урыс кешеләре Анадырьдан чыгарыла. Шуннан соң чукчалар бу кирмәнне пыр туздыралар, биредә оялаган корякларны һәм юкагирларны да куып җибәрәләр. Чукча җирләре тулысынча азат ителә.<br>