Утыз Имәни мәчете (Яр Чаллы): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 32:
}}
'''«Утыз-Имәни» мәчете''' — [[Яр Чаллы]] шәһәрендә 14нче булып ачылган [[мәчет]].<br/>
''Адресы'': 423803 [[ТР]], [[Яр Чаллы]], [[Яр Чаллының Комсомол районы|Комсомол]] районы, {{comment|Мәләкәс аръягы|русча: Замелекесье}} бистәсе, 27нче комплекс, [[Аэродром урамы (Яр Чаллы)|Аэродром]] урамы, 20.<br/>
Проект авторы — Рамил Хәйруллин. Баш иганәче — EuroGroup башлыгы Алексей Миронов (''әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызы истәлегенә төзегән''). Мәчет имам-хатыйбы — Салихҗан хәзрәт Гайниев.<br/>
Мәчеткә татар шагыйре, фикер иясе [[Габдерәхим Утыз Имәни|Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари]] (''[[1754 ел|1754]]—[[1834 ел|1834]]'') исеме бирелгән.
Юл номеры - 39:
[[2014 ел]]да [[Яр Чаллы]]ның Комсомол районы Мәләкәс аръягы бистәсе 27нче комплексында Утыз Имәни исемендәге мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелеше өчен кирәкле 57 сутый җирне шәһәр башкарма комитеты бүлеп бирә. Сазлык урынга туры килгәнгә, нигезгә 12 метр озынлыктагы 49 тимер-бетон {{comment|субай|свай}} сугарга туры килә. Мәчет фундаментын «Камгэсэнергострой» оешмасы өеп бирә. Мәчет төзелеше туктап калгач, Яр Чаллы эшмәкәре, Eurogroup компанияләре төркеме директоры Алексей Миронов 10 млн [[сум]] [[акча]] бирә, үзе төзелешне тәмамлый. Мәчет төзелешенә барлыгы 2 ел 6 ай китә. Башлап йөрүчесе — Салихҗан хәзрәт Гайниев, [[Утыз Имән]] ([[Яңа Кади]]) авылында туган, «Камгэсэнергострой» генераль директорының элекке урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең {{comment|шәрәфле ватандашы|почетный гражданин}} <ref>[http://nashcheremshan.ru/news/religiya-i-zhizn/mechet-postroennaya-cheremshantsami-v-naberezhnyih Мечеть, построенная черемшанцами в Набережных Челнах, носит имя Утыз Имяни.] [[Безнең Чирмешән (гәҗит)|«Безнең Чирмешән»]], 21.11.2016</ref>.
 
[[2016 ел]]ның [[19 ноябрь|19 ноябрендә]] мәчетнең тантаналы ачылышында [[мөфти]] [[Камил Сәмигуллин|Камил хәзрәт Сәмигуллин]], Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Яр Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов, [[Габдерәхим Утыз Имәни]] якташлары – [[Чирмешән районы|Чирмешән]] һәм [[Лениногорск районы|Ленингороск]] районнары рәсми делегацияләре катнаша<ref>[http://dumrt.ru/ru/news/news_15824.html Камиль хазрат Самигуллин в Набережных Челнах открыл новую мечеть «Утыз Имяни».] [[Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте|ТР диния нәзарәте]] сайты</ref>.
 
== Бина ==
Юл номеры - 56:
 
{{Яр Чаллы мәчетләре}}{{Яр Чаллының истәлекле урыннары}}
 
[[Төркем:Чаллы мәчетләре]]
[[Төркем:Утыз Имәни хөрмәтенә аталган объектлар]]