Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 10:
| туу датасы = 28.09.1868
| туу җире = {{Туу җире|Ташсу|Ташсуда}}, {{Туу җире|Казан губернасы|Биектау районында}}
| гражданлык = {{Байрак/Русия империясе}} [[Русия империясе]] </br /> {{USSR}}
| милләт = [[татар]]
| үлем датасы = 28.06.1941
Юл номеры - 26:
'''Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди''' (''Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди'' буларак та билгеле, [[28 сентябрь]] [[1868 ел]] ― [[28 июнь]] [[1941 ел]]) ― атаклы [[татар]] [[мөгаллим]]е, җәмәгать эшлеклесе, [[журнал]]ист һәм нашир. Ул төзегән «[[Мөгаллим сәни]]» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди [[Казан]]да беренче татар китапханәсен - «[[Китапханәи исламия]]»не оештыручы буларак та билгеле.
== Тормыш юлы ==
Әхмәтһади Максуди [[1868 ел]]ның [[28 сентябрь|28 сентябрендә]] [[Казан губернасы]] [[Ташсу]] авылында, (хәзерге [[Биектау районы]]на керә ) авыл мулласы Низаметдин гаиләсендә туган. Бу гаиләдә татар дөньясының ике олуг шәхесе — Һади һәм [[Садри Максуди]]лар туып-үскәннәр.
 
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «[[Күл буе мәдрәсәсе|Күл буе]]» яки «[[Галләмия мәдрәсәсе|Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
Юл номеры - 34:
Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, [[Мисыр]] мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.
=== Наширлек ===
[[1893 ел]]да Максуди [[Төркия]]гә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. Татар телендә газета чыгарырга теләгән Һади анда газета чыгару серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы [[Ж. Мидхәт]] белән таныша, [[«Икьдам» газетасы]] мөхәрире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, [[Исмәгыйль Гаспринский]] чакыруы буенча, [[Кырым]]да [[Бакчасарай]]да туктала, андагы [[Зынҗырлы мәдрәсәсе]]ндә укыта, [[«Тәржеман» газетасы]]нда эшли.
 
 
[[1896 ел]]ны Һ. Максуди Казанга кайта һәм [[Казан укытучылар мәктәбе]]ндә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. [[1897 ел]]да «Бертуган Юнысовлар» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
 
[[1892 ел]]дан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Максуди [[1905 ел]]га кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге газеталар һәм «Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап [[Матбугат эшләре буенча Баш идарә]]гә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ләкин 1905 елгы инкыйлаб моңа мөмкинлек тудыра, һәм [[1906 ел]]ның [[15 гыйнвар]]ында өченче татар гәзите<ref>Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән [[«Нур» газетасы|«Нур»]] һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «[[Казан мөхбире]]»ннән кала</ref> [[«Йолдыз» газетасы]]ның беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора—бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5—6—8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм жиңел укыла торган телдә басыла.
 
[[1892 ел]]дан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Максуди [[1905 ел]]га кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге газеталар һәм «Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап [[Матбугат эшләре буенча Баш идарә]]гә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ләкин 1905 елгы инкыйлаб моңа мөмкинлек тудыра, һәм [[1906 ел]]ның [[15 гыйнвар]]ында өченче татар гәзите<ref>Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән [[«Нур» газетасы|«Нур»]] һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «[[Казан мөхбире]]»ннән кала</ref> [[«Йолдыз» газетасы]]ның беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора—бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5—6—8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм жиңел укыла торган телдә басыла.
 
 
«Йолдыз» газетасының тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, [[Русия]] [[Дәүләт думалары]]нда күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның редакторы Һ.Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен күрергә, шулай ук аның үзе язган һәм [[Садри Максуди|С.Максуди]]ның “Йолдыз” да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Һ.Максудиның да татар жәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була<ref>Ф.Гаффарова. «Әхмәтһади Максуди» мәкаләсе.</ref>.
Строка 49 ⟶ 46 :
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«[[Китапханәи исламия]]» оештыручыларның берсе. Китапханә [[1906 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында ачыла һәм шул көннән башлап [[1923 ел]]га кадәр аның мөдире була <ref>китапханә [[Кәримовлар]] йортында (хәзерге Габдулла Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша</ref>. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап [[субсидия]] бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.
 
Һ.Максуди «[[Иттифак фиркасе|Иттифак әл–мөслимин]]» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.
 
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
Строка 57 ⟶ 54 :
Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[Садри Максуди|С.Максуди]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фуат Туктаров|Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
 
Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
 
Сөрген срогы тулганнан соң, [[1936 ел]]ның ахырында Һ.Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. [[1937 ел]]ның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар.
 
[[1938 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм [[1939 ел]]ның [[2 февраль]]дә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул [[1941 ел]]ның [[28 июнь|28 июнендә]] вафат була. Кабере [[Яңа бистә зираты (Казан)|Яңа Бистә зираты]]нда, [[Тукай]] кабере белән янәшә.
Строка 67 ⟶ 64 :
Анда:
<blockquote>
«Һ.Максуди төрки дөньяның танылган фикер адәмедер. Ул АнкараӘнкара хокук факультеты профессоры Садри Максуди Арсалның олы туганыдыр, һәм С.Максудиның бу дәрәжәгә житүендә олы туганының да роле, тәэсире зурдыр»
</blockquote>
дигән юллар да бар. «Жөмһүрият» гәзитенең октябрь ае санында исә М.Фәйзи— Тогайның Һ. Максудиның үлеменә багышланган мәкалә-некрологы чыга.
 
Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов [[1995 ел]]да Русия Федерациясенең 18.10.91 елгы «Сәяси репрессия корбаннарын реаблитацияләү» турындагы кануны нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.
Строка 84 ⟶ 81 :
 
{{DEFAULTSORT:Максуди, Әхмәтһади}}
 
[[Төркем:Татар мөгаллимнәре]]
[[Төркем:Татар журналистлары]]