Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 91:
58 елда Агриппина малаен хакимияттән куып, дәүләтне Гай Рубелий Плавт кулына тапшырырга тели дигән сүзләр тарала. Плавт анасы ягыннан Тиберийның туры дәвамчысы була. Бу турыда белгәч, Нерон үз анасын үтерергә карар кыла.
 
Нерон анасын өч тапкыр агулап карый, чәнчергә дип кеше җибәрә, хәтта йоклаганда бүлмәсенең стеналарын җимерергә маташа. Ләкин бәхет елмаю нәтиҗәсендә, Агриппина исән кала<ref>''[[Публий Корнелий Тацит]]''. [[Анналы]], XIV, 3—7.</ref>.
 
59 елның мартында Нерон әнисенә корабта сәяхәт кыларга тәкъдим итә. Кораб барган җирдән җимерелә башлый. Ләкин бу очракта да Агриппина бердәнбер ярга кадәр йөзеп чыга алган кеше була. Ачудан шашынган Нерон анасын ачыктан ачык үтерергә боерык бирә.
 
Агриппина, якынлашып килгән солдатларны күреп, үлем якынайганын сизә. Ул үзенең эченә, төгәлрәк әйткәндә, [[Аналык|аналыгына]] чәнчергә куша. Шулай итеп, Җир йөзенә Неронны китергән өчен үкенүен белдерә<ref>''Тацит''. Анналы, XIV, 8.</ref>. Шул ук төнне  Нерон аның гәүдәсен яндыра. Сенатка аның турында:” Малаен үтерергә теләде, ләкин булдыра алмагач үз- үзенә кул салды, ”-дип Сенека язып җибәрә. Сенат Неронны котлый һәм анасы өчен барлык үлем ритуалларын эшләргә куша<ref>''Тацит''. Анналы, XIV, 10—12.</ref>. Соңрак император колларга аның көлен Неаполь тирәсендәге Мизена төрбәсендә күмәргә куша.
 
Вакытлар үткәч, Нерон төнлә әнисенең рухы аны борчыганын күп тапкырлар искә ала. Аның эзәрлекләвеннән котылу өчен, Нерон [[Персия]] сихерчеләрен яллый. Әле Нерон хакимияткә килгәнче үк, Агриппинага күрәзәчеләр малаеның император һәм анасының үлеменә сәбәпче булачагын әйткәннәр дигән легендалар да яши. Агриппина аларга :” Император булса, минем гомеремә кул сузуына да каршы түгел, “- дип җавап кайтара<ref>''Тацит''. Анналы, XIV, 9; ''Antony A. Barret'' Agrippina. Sex, Power And Politics In The Early Empire. — Yale University Press, New Haven and London, 1996. — ISBN 0-300-07856-0.</ref>.
 
== Чыганаклар ==