Кәшшаф Әмиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 31:
[[1960 ел]]да Кәшшаф Әмиров [[Татарстан]]га кайта һәм беркадәр вакыт [[Азнакай]] Мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективын җитәкли, аннары [[Лениногорск]] шәһәренә килеп төпләнә һәм җитәкче урыннарда эшли.
Кәшшаф Әмиров — дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның барысы да диярлек профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган "Шөгер моңнары", милициямилисә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан "Хөкем алдыннан" пьессалары Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Драматургның "Гаделлек җиңә", "Вөҗдан әмере", "Упкын", "Кодалар", "Туй алдыннан", кебек пьесалары [[Татарстан]] театрларында гына түгел, [[Үзбәкстан]] һәм [[Оренбург]] халык театрларында да куела. Авторның "Зөлфия" пьесасы аеруча уңыш казана — ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган һәм совет халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне заманча яктырткан бу әсәр, [[рус теле]]нә тәрҗемә ителеп", "Театр" журналында да басылып чыга (1983, №5). Бу пьеса [[1983 ел]]да [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]] сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала.
 
Кәшшаф Әмиров [[1985 ел]]дан [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы иде.