Имай Насыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 27:
Имаметдин Низаметдин улы Насыйров [[Стәрлетамак]] шәһәренә якын гына урнашкан [[Түбән Усылы]] авылы игенчеләре гаиләсендә [[1898 ел]]ның 12 октябрендә туган. Бер апасы һәм ике сеңлесе арасында үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала. [[1910 ел]]да аны Стәрлетамактагы “Шәргыя” дип аталган татар мәдрәсәсенә бирәләр. Анда, дин сабакларыннан тыш, [[тарих]], [[география]], [[физика]], [[математика]] өйрәтелә. Үсмер мәдрәсәне тәмамлый алмый — [[Беренче бөтендөнья сугышы|империалистик сугыш]] башлана.
 
Имаметдин, туган авылына кайтып, әтисе хуҗалыгында эшли, авыл китапханәсендә. Авыллары аша төрле гаскәрләр үтеп-сүтеп йөри. Имаметдин [[1919 ел]] урталарында [[Кызыл Армия]]гә ияреп китә. Урал фронтында хәрәкәт итүче [[Муса Мортазин]] бригадасының сәяси бүлеге каршында [[Бәләбәй]] шәһәрендә оештырылган кыска вакытлы курсларда укып чыккач, шунда ук сәяси бүлекнең агитатор-оештыручысы булып хезмәт итә. [[ВКП(б)|бәлшәвикләр партиясе]] сафына керә. [[1920]]-[[1921|21]] елларда [[Күзәй (Нуриман районы)|Күзәй]] кантонында (хәзерге [[Нуриман районы]] җирләре) милициямилисә бүлеге начальнигы булып эшли.
 
Имай Насыйри нуриманлылар да якташ дип йөртә, чөнки ул шунда кайнап эшләп, тормышны өйрәнеп, «Күзәй» дигән иң билгеле романын язган. [[Байгилде (Нуриман районы)|Байгилде]] мәктәбендә бу романны иҗат итүгә бәйле архив материаллары да саклана.
 
Башкортстан делегациясе составында [[РКП(б)]]ның X съездында катнаша.
Перспективалы белгечне Күзәй-Нуриман якларында озак тотмыйлар. 1921-22 елларда ул — Башкортстан милициясенеңмилисәсенең сәяси комиссары. [[1923 ел]]да Мәскәүгә партиянең өяз комитеты секретарьлары әзерләү курсына җибәрелә. Аннан укып кайткач, милли матбугатны оештыруда актив катнаша. «Белем», «Чәчән», «Керпе» журналларын нигезләүче, аларның мөхәррире була. [[1930 ел]]да өлкә комитетының матбугат эшләре буенча инструкторы булып эшли.
 
[[1931 ел]]ның маенда [[Кызыл таң|«Коммуна» гәзите]] мөхәррире итеп тәгаенләнгән Насыйри басмага актив авторларны, язучыларны җәлеп итә, үзе дә күп яза. [[1932 ел]]да белемен камилләштерергә тагын Мәскәүгә юл тота — РКП(б) Үзәк Комитетының марксизм-ленинизм курсларында укый. Мәгариф халык комиссариатында эшли, [[1936 ел]]да кабат «Коммуна» мөхәррире итеп күчерелә, бер үк вакытта [[«Сәнәк» журналы]]н җитәкли.