Кытай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Халык: викиләштерү
Sabircan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Юл номеры - 44:
|Искәрмәләр=
}}'''Кытай Халык Җөмһүрияте''' ([[кытайча|кыт.]] 中華人民共和國, [[гадиләштерелгән кытайча|гади. кыт.]] 中华人民共和国, [[пиньинь]] Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó, кыскача '''КХҖ''' яки '''Кытай''' – [[халык саны]] буенча [[дөнья]]да беренче [[урын]]да торучы [[Көнчыгыш Азия]]дә урнашкан [[дәүләт]]. [[Русия]] һәм [[Канада]]дан соң [[территория]] буенча өченче урында.
[[1949]]нчы елда КытайЧин Халык Җөмһүриятен [[игълан]] иткәннән соң дәүләт белән [[Кытай Коммунистик Партия|Чин Коммунистик Фиркасе]]сы [[идарә]] итә.
 
Кытай 14 [[ил]] белән чиктәш: [[Әфганстан]], Бутан, [[Мьянма|Мьянма (Бирма)]], [[Һиндстан]], [[Казакстан]], [[Кыргызстан]], [[Лаос]], [[Монголия]], [[Непал]], [[Пакистан]] ([[бәхәс]]ле [[Кәшмир]] [[регион]]ында), [[КХДҖ]], [[Русия]], [[Таҗикстан]] һәм [[Вьетнам]].
 
КытайЧин Конституциясе буенча [[Тайвань]] һәм аңа орынып торучы [[утрау]]лар КХҖ составына керә. [[Чынлык]]та бу территорияләр белән [[өлеш]]чә танылган [[Кытай Җөмһүрияте|Чин Җөмһүрияте]] идарә итә.
== Географик мәгълүмат ==
Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда [[чәй]] плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап [[Бөек ефәк юлы]] үткән.
Юл номеры - 61:
Шаң династиясе — Чин территориясендә беренче барлыгы археологик, нарратив һәм эпиграфик чыганаклары белән дәлилләнгән дәүләт берәмлеге. Озак еллар дәвамында күрше кабиләләр белән сугыш алып барганлыгы сәбәпле [[XI гасыр (б. э. к.)|б.э.к. 11 гасырга]] таба аның территориясе шактый киңәйгән. Шаң династиясе дәверендә ''оракул сөяге язуы'' — хәзерге чин язуының элгәре барлыкка килгән. Шаң династиясе б.э.к.1046 – [[256 ел (б. э. к.)|б.э.к. 256]] елларда хакимлек иткән Дҗоу (Чжоу) династиясе тарафыннан басып алынган. Бу дәвердә колбиләүчелек янәдән үсеш алган. Дҗоу династиясе басып алган зур терртиориясе беренче Дҗоу ''ван''нары тарафыннан үз туганнарына, якыннарына вә гаскәрбашларына бүлеп бирелгән булган. Шул сәбәпле соңрак бу җирләрдә бер-берсе белән көрәш алып барган берничә патшалык пәйда булган. Көрәш дәвамында аерым эре патшалыклар барлыкка килделәр. Бу патшалыклар Джоу ванннарының хакимиятен танымаганнар. Шуннан соң алар арасында ике ярым гасыр дәвамында сугышлар булганнар («Яз һәм Көз дәвере», б.э.к. [[722 ел (б. э. к.)|722]]—[[481 ел (б. э. к.)|481]] еллар). «Сугышкан патшалыклар» ([[V гасыр (б. э. к.)|б.э.к. V гасыр]] — [[223 ел (б. э. к.)|б.э.к. 223 ел]]) дәверендә үз кыйрал, министрлыклар һәм гаскәре булган җиде куәтле патшалык оешып беткән. Шуларның иң көчлесе — Чин (Цин) дәүләте [[221 ел (б. э. к.)|б.э.к. 221 елда]] башкаларны буйсындыра һәм бердәм кытай дәүләтен төзи.
 
=== Империяле КытайЧин ===
Чин императоры Чин Шихуаң (Цинь Шихуан) үзен ''Кыйтайның беренче императоры'' дип игълан иткән. Ул күп {{коммент|ислахлар|реформалар}} үткәргән: бердәм юл челтәре, акча берәмлеге, үлчәү бермлекләре кертелгән, кытай язуының стандартлаштыру үткәрелгән, [[һуннар]]дан саклану өчен төньяк чигендә [[Бөек Кытай дивары]] корылган. Шул ук вакытта Чин Шихуаңның үтә авторитар сәясәте төрле гыйсъяннарга китергән, һәм аның үлеменнән соң тиз арада Чин империясе юкка чыккан.
 
Урта түрәләр катлмыннан чыккан Лю Баң [[206 ел (б. э. к.)|б.э.к 206 елда]] Һән (Хань) исемле династиясенә һәм Һән империясенә нигез сала. Һән империясе дәверендә эре сәүдә мәркәзләре (Лояң, Чеңду, Һәндән, Линҗи) пәйда була, товар-акча мөнәсәбәтләре, эчке вә тышкы сәүдә үсеш алды. Көнчыгыш Төркистан арыклы көнбатыш — Урта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш мәмләкәтләренә барган сәүдә юлы — ''[[Бөек ефәк юлы]]'' салынды. Басып алу яулары нәтиҗәсендә империягә [[Корея]], [[Вьетнам]], [[Монголия]] һәм [[Урта Азия]] кушылганнар. Гомумән, Һән династиясе дәвере Кытайның алтын гасыры булып санала, бу хәтта кытай халкының үзаталышында ({{Кытайча|漢族|汉族|hànzú|һәнзу}}) да чагылыш тапты.
 
Һән имперниясе таркалуыннан соң Өч патшалылык дәвере булды. Хәрби башлыклар арасында хакимият өчен көрәш нәтиҗәсендә [[265 ел]]да яңа Җин (Цзинь) империясе барлыкка килә. Ләкин 316 елда күчмә халыклар [[Җин империясе]]н тар-мар итеп бөтен Төньяк Кытайны басып алганнар. Нәтиҗәдә Төньяк Кытайда төрле дәверләрдә 16 кытай булмаган патшалык хөкем сөрде. КыттайКытай аксөякләрнең күп өлеше көньякка качып китеп, Көнбатыш Җин династиясенә ([[317 ел|317]]—[[420 ел|420]]) нигез салдылар. Кытай булмаган патшалыклар арасында 100 елдан артык дәвам иткән үзара сугышлар нәтиҗәсендә Тоба Вей (Төньяк Вей) дәүләте (386—534) җиңүче булып чыгып, бөтен Төньяк Кытайны үз кулы астында берләштерде.
 
[[420 ел|420]]—[[581 ел|581]] елларда Көньяк һәм Төньяк династияләр хакимлек иткәннәр. Бу дәвердә Чинның көньякта Сун (420—479), Чи (479-502), Ляң (502-557), Чен (557—589), төньякта Төньяк Вей (386-534), Көнчыгыш Вей (534-550). Төньяк Чи (550-577), Көнбатыш Вей (535-557), Төньяк Дҗоу (550-581) кебек дәүләтләр пәйда булганнар. 581 елд суй династиясе Кыйтаны яңадан берләштерә. 618 елда хакимияткә Таң династиясе килә. Соң (Сун) династиясе ([[960]]—[[1279 ел|1279]]) дөньяда иң беренче булып, кәгазь акчаларны чыгара башлый.