Пластмассалар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 14:
 
* Термопластик полимерлар (мәсәлән, полиэтилен) җылытканда йомшаралар һәм бу хәлдә формаларын бик җиңел үзгәртәләр. Суынганда алар яңадан каты хәлгә кайталар һәм бирелгән форманы саклыйлар. Яңадан җылытканда алар тагын йомшаралар, һәм аларны икенче төрле яңа формага кертеп була һ. б. Термопластик полимерлардан җылыту һәм басым ясау юлы белән төрле әйберләр ясарга һәм, әгәр кирәк булса, аларны яңадан шул ук юл белән эшкәртергә мөмкин.
* Термореактив полимерлар җылытканда башта пластик булып китәләр, ләкин аннары пластиклык сыйфатын югалталар, җылытканда йомшармый һәм эреткечләрдә эреми торганга әвереләләр, чөнки аларның сызыкча макромолекулалары үзара химик тәэсир итешү аркасында ([[каучуккаучык]] [[резин]]га әверелгәндәге кебек) полимерның күләмле структурасы барлыкка килә. Мондый материалны яңадан эшкәртеп яңа әйбер ясарга мөмкин түгел: ул, пространстволы структура алганлыктан, яңадан эшкәртү өчен кирәкле пластиклык үзлеген югалта.<ref>[http://tatar.org.ru/kurs/10-11-himiya/cyr_226.php ОРГАНИК ХИМИЯ. Л.А. Цветков]</ref>
 
== Пластик тамгалау системасы ==
Юл номеры - 55:
 
Үтә термопластик материал буларак, полистиролдан төрле формадагы бик күп төрле әйберләр ясыйлар. Яхшы диэлектрик буларак, аны электр- һәм радиоаппаратура детальләре, кабель изоляциясе җитештерү өчен тоталар. Аннан декоратив бизәү әйберләре, төрле панельләр, тышлагыч плиталар һәм бик күп башка нәрсәләр ясыйлар. Ул көнкүреш әйберләре — яктырту аппаратурасы, савыт-сабалар, галантерея әйберләре, балаларга уенчыклар һәм башка нәрсәләр эшләү өчен киң кулланыла.
Полистиролның куллану мөмкинлекләрен чикләп килгән кимчелекләреннән берсе — бәрелгәндә чагыштырмача тиз уалучан булуы. Хәзерге вакытта полимерны синтезлау процессында каучуккаучык кулланып, бәрелүгә чыдамлы полистирол (бәрелү үзлеге зур булган) табалар. Хәзер күбрәк шундый полистирол кулланалар.
Полистирол полимерга күбекләндерүче матдәләр өстәп пенополистирол табалар. Андый полистирол ябык күзәнәкле катып калган күбек структурасын ала. Бу материал бик җиңел. Пенополистирол, җылылык һәм тавыш изоляцияләүче материал буларак, төзелештә, [[суыткычлар]] техникасында, [[мебель]] җитештерү промышленностенда кулланыла. Аның белән үткәргеч торбаларны изоляциялиләр, транспортлана торган приборларны, азык продуктларын һ. б. төрәләр.