Вацлав Һавел: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 28:
[[1968 ел]]да [[Праһа язы]] реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшау пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар. [[1976 ел]]да Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.
[[1989 ел]]да Көнчыгыш Аурупадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән Праһага Көнчыгыш [[Алмания]]дән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак [[Берлин дивары]] җимерелә. [[17 ноябрь]]дә Праһада студентлар демонстрациясен
Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана. [[1990 ел]]да яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып [[Чехословакия]] федерациясен саклап калырга тырыша. Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча [[1992 ел]]да вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң [[1993 ел]]да ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. [[1998 ел]]да тагын бер мөддәткә сайлана. [[2003 ел]]да Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде [[НАТО]] әгъзасы була һәм [[Аурупа Берлеге]] бусагасына аяк баса.
|